Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәл тотрыклы, шулай булырга тиеш тә

Аксубай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 2013 ел нәтиҗәләре буенча оператив хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Бүлек начальнигы полковник Сәлихҗан Сафин, бүген Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге Татарстандагы 3 нче категорияле 14 бүлек арасында бишенче урынны алып тора, дип билгеләп үтте. Аксубай полицейскийлары үз позицияләрен бирмичә, алдагы ел нәтиҗәләреннән калышмадылар. Кайбер...

Аксубай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 2013 ел нәтиҗәләре буенча оператив хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.


Бүлек начальнигы полковник Сәлихҗан Сафин, бүген Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге Татарстандагы 3 нче категорияле 14 бүлек арасында бишенче урынны алып тора, дип билгеләп үтте. Аксубай полицейскийлары үз позицияләрен бирмичә, алдагы ел нәтиҗәләреннән калышмадылар. Кайбер күрсәткечләр - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне тикшерү, узган еллардагы җинаятьләрне ачу, икътисади юнәлештәге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр эшен судка җибәрү, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр буенча бүлек алдынгылар өчлегендә бара. Отчет чорында 7 талау очрагы, 15 очракның ундүртендә фатир басу буенча җинаятьләр ачылды. Әмма, Сәлихҗан Сафин сүзләренә караганда, шул ук вакытта бүлек җинаятьләрне ачу дәрәҗәсен дә киметкән. Шулай ук складлар, базалар, кибетләрдән һәм башка сәүдә нокталарыннан урлаулар буенча җинаятьләрне ачу эше начар алып барылган. Үзенең һәм кул астында эшләүчеләрнең җаваплылыгын төшермичә, бүлек начальнигы, саннар һәм фактларга анализ ясап, ОВДның кайбер бүлекләре буенча түбән нәтиҗәлелекнең сәбәпләрен китерде һәм быелгы елның беренче кварталында хәлне төзәтүгә боерык бирде. Полиция начальнигы Илгиз Алмакаев, тикшерү бүлеге начальнигы Йолдыз Билалов та кимчелекләрне бетерү буенча үз фикерләрен әйттеләр.
Киңәшмәдә катнашкан район прокуроры Илдус Хәйруллин һәм Аксубай суды рәисе Альбина Никитина җинаять эшләрен тикшерү сыйфаты турында сөйләделәр, тикшерү срогын бозуга юл куймаска кирәк, дигән теләкләрен белдерде. Район прокуроры, полициянең участок уполномоченныйлары хезмәтләре һәм оперативникларның оператив хәбәрдарлыклары арасындагы үзара эшне, икътисади җинаятьләр белән көрәшү эшен көчәйтергә, экстремизмга каршы көрәштә профилактик эш алып барырга кирәк, дип әйтте.
Киңәшмәдә МВД ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов чыгыш ясады, ул үз оешмасының һәм ирекле халык дружинасы эше турында сөйләде.
Киңәшмә эшендә Россия МВДның Аксубай районы бүлеге каршында оештырылган район пенсионерларының җәмәгать советы рәисе Ирина Крюкова да катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов районда криминоген хәлнең тотрыклы булуы өчен бүлекнең шәхси составына рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук бүлек начальнигының хезмәткәрләр штатын тулыландыруын сорады, бүгенгесе көндә монда алты кеше таләп ителә (дүртесе - офицер составы хезмәткәрләре, икесе - кече офицер составына), экстремистлыкка каршы тору буенча максатчан эш алып баруга, җинаятьләр һәм хокук бозуларны профилактикалау чараларын күрүгә дә басым ясады.
-Һичшиксез, криминоген хәл буенча безнең район имин, тыныч, тотрыклы район булып кала, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
-Бу исә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һәм сезнең белән тыгыз элемтәдә эшләүче хезмәтләр һәм ведомстволарның казанышы. Шундый максатчан эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев