Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хөкүмәт комиссиясе районга бәя бирде

Районда Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тикшерү үткәрде. Аның составында ТР Юстиция, эчке эшләр, сәламәтлек саклау, яшьләр һәм спорт, социаль яклау, мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары, балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР буенча җәзаларны үтәүнең Федераль хезмәт Идарәсе вәкилләре бар...

Районда Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тикшерү үткәрде.


Аның составында ТР Юстиция, эчке эшләр, сәламәтлек саклау, яшьләр һәм спорт, социаль яклау, мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары, балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР буенча җәзаларны үтәүнең Федераль хезмәт Идарәсе вәкилләре бар иде.Эшче төркемне ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибятов җитәкләде.


Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең ничек оештырылуын тикшерде. Комплекслы тикшерүләр районның барлык структуралар һәм хезмәтләрендә, авыл җирлекләрендә үткәрелде. Барлык структуралар һәм авыл җирлекләре катнашындагы йомгаклау утырышында комиссия әгъзалары район структуралары һәм оешмаларының эшенә уңай бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев