Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәттән тәм табып

Коллективта татулык һәм үзара аңлашу булганда эшләве дә күңелле. Рәзифә Моратшина җитәкчелегендәге Иске Кыязлы почта бүлегендә нәкъ менә шундый мохит хөкем сөрә дә инде. Почтальонкалар Алсу Фәттахова һәм Гөлнара Кыямова Иске Кыязлы авылы халкына хезмәт күрсәтсәләр, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары Талия Әхмәтсафина карамагында. Әлеге бердәм коллектив эшчәнлекнең барлык...

Коллективта татулык һәм үзара аңлашу булганда эшләве дә күңелле.


Рәзифә Моратшина җитәкчелегендәге Иске Кыязлы почта бүлегендә нәкъ менә шундый мохит хөкем сөрә дә инде. Почтальонкалар Алсу Фәттахова һәм Гөлнара Кыямова Иске Кыязлы авылы халкына хезмәт күрсәтсәләр, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары Талия Әхмәтсафина карамагында.
Әлеге бердәм коллектив эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча билгеләнгән планны уңышлы үти. Ә ул соңгы елларда өстәлеп кенә бара. Адресатларга корреспонденцияләр, газета-журналлар ташу белән бергә, алар коммуналь түләүләре алалар, халык куллануы товарлары саталар һәм башка өстәмә функцияләрне дә үтиләр.
Иске Кыязлы почта хезмәткәрләренең даими басмаларга, шул исәптән район газетасына яздыру буенча күрсәткечләре һәрвакыт тотрыклы. Авыл кешеләре әйтүенчә, алар яхшы агитаторлар да, алар ярдәме белән халык күп укый, басмалар белән кызыксына. Шуның белән бергә Иске Кыязлы почта бүлеге хезмәткәрләре район почта бүлеге челтәрендә яхшы исәптә. Әлбәттә инде, уртак уңышта һәр хезмәткәрнең хезмәт өлеше бар.
-Безнең хат ташучыларыбыз үз вазыйфаларын гына башкарып калмыйча, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар,-дип сөйли авыл җирлеге секретаре Рәисә Нәсыйбуллина. Шимбә өмәләре үткәргәндә дә, яфраказык хәзерләүдә дә алар беренчеләр сафында. Алар кешеләргә шатлык өләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев