Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәттәге уңышлары өчен

"Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Восход" бүлеге хезмәткәре Александр Буранов күптән түгел генә үзенең алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Алтмыш яшь - ул кеше гомере өчен шактый әһәмиятле чор, аның тормыш эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясала. Александр Леонидовичның хезмәт юлы озын һәм нәтиҗәле булган. Аның хезмәт кенәгәсендә "Восход" совхозына (ул чакта шулай...

"Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Восход" бүлеге хезмәткәре Александр Буранов күптән түгел генә үзенең алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.



Алтмыш яшь - ул кеше гомере өчен шактый әһәмиятле чор, аның тормыш эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясала. Александр Леонидовичның хезмәт юлы озын һәм нәтиҗәле булган. Аның хезмәт кенәгәсендә "Восход" совхозына (ул чакта шулай атала иде) токарь булып эшкә урнашуы турындагы бер генә язма бар. Бу хәл 44 ел элек булган. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган егет токарь ярдәмчесе булып эшкә урнашырга килә. Белемен дәвам итү турында сүз дә булмый. Чөнки Александр гаиләдә бердәнбер бала, ә әнисе авыру була. Егет өч ай дәвамында токарь эшенең нечкәлекләренә төшенә һәм шул рәвешле үзе акча эшли башлый.


-Бөтен гомерем остаханәдә үтте дисәм дә була, - дип сөйли Александр Леонидович. -Ләкин мин намуслы эшләдем һәм бер дә үкенмим.
Токарь һөнәре җиңел түгел. Районда әлеге һөнәр ияләре дистәләп кенә исәпләнелә. Ә инде Александр Леонидович кебек 40 еллык хезмәт стажы булганнарны бармак белән генә санарлык. Бүген токарь техника ремонтлау, яңарту белән мәшгуль. Озакламый чәчкечләр, агрегатларны киләсе елның язгы кыр эшләренә әзерләү эшләре башлана. Өйдә рәхәтләнеп ял итү турында хыялланырга гына кала.


Тормыш иптәше Людмила Владимировна белән 38 ел бергә яшиләр, биш бала - өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Балаларының хәзер үз гаиләләре бар, әти-әниләренә алар алты онык бүләк иткәннәр.


"Восход" бүлеге җитәкчесе Иршат Хәнифов останы мактап кына телгә ала. "Сөт иле Аксу" агрофирмасы дирекциясе исеменнән ул фидакарь хезмәте һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Александр Бурановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев