Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда актив катнашканнары өчен Аксубай районы территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары бүләкләргә лаек булдылар. Район Советының административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе, баш белгеч, озак еллар дәвамында төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен җитәкләүче Шәүкәт Нургалиев, Татарстан Республикасы җирле үзидарәсен үстерүгә зур өлеш керткәне, җирле...

Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда актив катнашканнары өчен Аксубай районы территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары бүләкләргә лаек булдылар.

Район Советының административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе, баш белгеч, озак еллар дәвамында төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен җитәкләүче Шәүкәт Нургалиев, Татарстан Республикасы җирле үзидарәсен үстерүгә зур өлеш керткәне, җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Татарстанның сайлау системасына зур өлеш керткәннәре өчен участок сайлау комиссияләре рәисләре Татьяна Романова һәм Җәүдәт Морадыймов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Надежда Соснова, территориаль сайлау комиссиясе рәисләре Галина Бобкова, Леонид Павлов Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев