Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәт итәргә әзер

Районда чакырылыш комиссиясе эшкә кереште. Чакырылыш кампаниясенең беренче көннәреннән үк районның хәрби комиссариатында 1988-1997 елгы егетләргә медицина тикшерүе үткәрү чаралары башланды. Тикшерү узган егетләр чакырылыш комиссиясе алдына басалар. Нәкъ менә ул армиягә алынучының алдагы язмышын хәл итә. Комиссия эшенең беренче көне. Коридорда зур дулкынлану белән үз чиратын көткән дистәләгән егет....

Районда чакырылыш комиссиясе эшкә кереште.
Чакырылыш кампаниясенең беренче көннәреннән үк районның хәрби комиссариатында 1988-1997 елгы егетләргә медицина тикшерүе үткәрү чаралары башланды. Тикшерү узган егетләр чакырылыш комиссиясе алдына басалар. Нәкъ менә ул армиягә алынучының алдагы язмышын хәл итә. Комиссия эшенең беренче көне. Коридорда зур дулкынлану белән үз чиратын көткән дистәләгән егет. Бу алар өчен хәлиткеч мизгел. Комиссия әгъзалары биргән бер үк төрле сорауга җавап та бер үк:
- Хәрби хезмәткә әзерме?
- Әзер!
Ә кайбер егетләр Кырым, Севастопольнең хәрби бүлекләрендә дә хәрби хезмәткә алынырга әзер торуларын белдерделәр.
Чакырылыш комиссиясен оештыруны уңайлырак итү өчен бу көнне медицина тикшерүен Урмандеево һәм Савруш авыл җирлекләре вәкилләре үтте. Якташлар, чын дуслар кебек, бергә йөрделәр, сөйләштеләр, көлештеләр. Без дә алар әңгәмәсенә кушылдык.
- Әлбәттә, армиягә барырга телим, - диде Васильевка авылыннан призывник Назаров. - Мин инде Чаллыда укып, механик белгечлеге алдым. Минем энемне узган елның маенда армиягә алдылар, ул быел кайта. Энем беренче чакырылыш белән китте. Аларны хәрби комиссариаттан хөрмәтләп озаттылар, район газетасы да бу турыда язып чыкты. Ә мин үз белгечлегем буенча хезмәт итәрмен дип ышанам...
Чакырылучылар арасында бер гаиләдән булган егетләр дә бар икән. Алар комиссиядән, бер-берсенә таяныч булу өчен, бергә җибәрүләрен сорыйлар. Әлбәттә, уллары бергә хезмәт иткәндә ата-аналарга тынычрак. Алар арасында Иске Савруш авылыннан Григорьевлар да бар иде. Михаил - бөтен Россия буенча Универсиада-2013 факелы белән әйләнеп чыгып, утны Аксубайга алып килгән бөтен республикага танылган спортчы. Ул институтны тәмамлаган, хезмәткә барырга әзер. Аңа элиталы гаскәрләргә юл ачык. Энесе Денис Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаган. Әлбәттә, комиссия аларның үтенечен кире какмаячак. Алар бергә хезмәт итәрләр, дип ышанасы килә.
- Быелгы язда хәрби хезмәткә 60 тан артык кешене чакырырга планлаштырабыз, - диде район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов. - Гомумән алар арасында өлкәнрәк, төрле елларда төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән кичектерелеп торган егетләр чакырылачак. Чакырылучылар тулаем алганда дәүләт оборонасын саклап хезмәт итүгә аңлап якын киләләр. Узган ел йомгаклары буенча уңай үзгәрешләр сизелә: армиягә чакырылучыларның ихтыяр көченә кагылышлы да, сәламәтлекләре ягыннан да.
Хәрби комиссариатта хәбәр итүләренчә, быелгы чакырылыш кампаниясен берничә үзенчәлек аерып тора. Беренчесе: югары белемле егетләр алга таба хезмәт итү тәртибен үзләре сайлый алалар - чакырылыш буенча бер елмы, яисә контракт буенча ике-өч елмы. Икенче очракта офицер составындагы кебек ташламаларга ия булып, югары айлык пособие ала алалар. Һәр чакырылучыга электрон карта ачыла. Анда хәрби хезмәт үтүченең биометрик һәм социаль мәгълүматлары кертеләчәк, шулай ук хәрби әзерлек дәрәҗәсе, сәламәтлек торышы да күрсәтеләчәк. Җыелма пунктка беренче озату 21 апрельгә билгеләнгән.
Фотоларны монда карарга http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/63--06042015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев