Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәт батырын котладылар

Бу көн Социалистик Хезмәт герое Валентина Сорокина өчен зур билгеләнешкә ия бәйрәм. Бәйрәм көнне аңа кунакка якыннары, дуслары килә, район җитәкчелеге дә аны игътибарсыз калдырмый. Бу юлы да шулай булды. Валентина Васильевна янына бүләкләр белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов һәм үзенең командасы белән ветераннар...

Бу көн Социалистик Хезмәт герое Валентина Сорокина өчен зур билгеләнешкә ия бәйрәм.


Бәйрәм көнне аңа кунакка якыннары, дуслары килә, район җитәкчелеге дә аны игътибарсыз калдырмый. Бу юлы да шулай булды. Валентина Васильевна янына бүләкләр белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов һәм үзенең командасы белән ветераннар советы рәисе Евгений Копонев килде.
Дуңгыз караучы эше - ул ялларсыз хезмәт. Иртә таңнан торып, караңгыга кадәр бил бөгәргә туры килә.

- Дуңгыз балалары авырганда, төн уртасында да фермага йөгерергә, аларны саклап калу өчен кулдан килмәгәнне дә эшләргә туры килә иде, - дип искә ала Валентина Васильевна. - Дуңгыз балаларын балалату бүлегеннән фермага берничә атналык вакытта алып киләләр. Әниләреннән аерылгач, алар хәлсезләнәләр һәм авырый башлыйлар. Алга таба симертүгә җибәрү өчен аларны мөстәкыйль ашарга өйрәтергә кирәк, ә бу бердә җиңел түгел. Шулай итеп, бәйрәмнәрдә дә фермада эшләргә туры килде.
- Ә яңа елны ничек каршы ала идегез соң, - дип кызыксынам мин.

- Кайвакыт фермада каршылый идек, - дип җавап бирә ветеран. Валентина Васильевна тагын совет чорында беркайчан да азыкларга кытлык булмавы турында сөйләде. Балык мае да һәр вакыт кул астында булган. Бер капчык коры сөт ул вакытта тәүлеклек норма саналган. Менә шуның өчен дуңгызлар яхшы үскәннәр, сирәк авырганнар да...
- Алты айлык дуңгызның авырлыгы бер центнердан да артып китә иде, - ди хезмәт ветераны. -Минем төркемдә дуңгызлар саны 160 баштан 15 меңгә кадәр артты. Эшенә җаваплы караганы һәм фидакарь хезмәт куйганы өчен аңа Социалистик Хезмәт герое исеме бирелгән дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев