Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәерле юл теләп

Көн яктырып килә. Хәрби комиссариат янына халык җыелып, әләмнәр болгый-болгый җырлый, бии башлаганда, урамда караңгы иде әле. Әмма ярты сәгатьтән соң яктыра башлады. Тирә якны йокыдан уятып, көчле хәрби марш яңгырады. Ә хәрби комиссариат хезмәткәрләре армиягә чакырылучыларның сумкаларын тикшереп, егетләрне озату өчен документларны әзерли башладылар. Хәрби комиссариат территориясенә рәсми затлар,...

Көн яктырып килә. Хәрби комиссариат янына халык җыелып, әләмнәр болгый-болгый җырлый, бии башлаганда, урамда караңгы иде әле. Әмма ярты сәгатьтән соң яктыра башлады. Тирә якны йокыдан уятып, көчле хәрби марш яңгырады.

Ә хәрби комиссариат хезмәткәрләре армиягә чакырылучыларның сумкаларын тикшереп, егетләрне озату өчен документларны әзерли башладылар. Хәрби комиссариат территориясенә рәсми затлар, оешма җитәкчеләре җыелды. Дулкынлану, аерылышу сагышы белән бергә әти-әниләрнең уллары өчен горурлану хисе дә сизелә иде. Әмер буенча егетләр бер рәткә төзелеп бастылар. Әлеге иртә алар хәтеренә мәңге уелып калачак.

11 ноябрьдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына 6 кеше чакырылды. Аларның берсе генә быел мәктәпне тәмамлаган, калганнары белгечлек алганнар инде. Аксубай егете Салават Минебаев электр белән эретеп ябыштыру белгечлеге буенча Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган (алган белеме буенча эшләргә өлгермәве өчен борчыла, ләкин бу киләчәк эше). Беловка авылыннан Анатолий Давыдов Түбән Камада эретеп ябыштыручы белемен алган һәм әзме-күпме тәҗрибәсе дә бар. Кәкре Күл авылыннан Рөстәм Минаҗев Түбән Кама нефтехимия көллиятен тәмамлагач, заводта эшли. Сидул Ерыклыдан Александр Чернов һәм район үзәгендә яшәүче Станислав Некрасов - Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаганнар. Алар арасында иң яшь чакырылучы Иске Тимошкино авылыннан Вячеслав Иванов, ул армиягә парта артыннан ук китә дисәк тә ялгыш булмас.
- Сез инде Россия армиясенең тәртипләрен беләсез, - дип мөрәҗәгать итте чакырылучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Тик, әйтергә кирәк, бу чын ир-егет үтәргә тиешле тормыш мәктәбе. Мин сезнең әлеге сынауларны җиңеп чыгачагыгызга ышанам.
- Районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов та егетләргә изге теләкләрен җиткерде.

Киләсе елга сезнең көчле, чын ир-егетләр булып кайтуыгызны көтеп калабыз, - дип әйтте ул егетләргә.
- Район газетасында Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүчеләр турында еш язалар, - дип билгеләп үтте запастагы генерал майор Анатолий Молоствов. - Сез дә аларның сафын тулыландырырга тиеш.
Хәрби комиссариат йортында егетләрне армиягә озату уңаеннан үткән тантана яңа чакырылучылар хәтерендә онытылмаслык мизгел буларак истә калсын өчен, озатучылар тын да алмый басып тордылар. Ә аннары - якыннар белән саубуллашу өчен биш минут вакыт, хәрби марш һәм көчле хисләр ташкыны, алкышлар...

Егетләр туганнары белән саубуллашкан мизгелдә без Рөстәм Минаҗевның әнисенә мөрәҗәгать иттек.
- Әйе, ул хезмәт итәргә тели, яз көне үк китәсе килгән иде, - дип сөйләде ул күз яшьләренә тыгылып. - Армиядә машина йөртү өчен ДОСААФта шоферга да укып чыкты. Ул көчле, барысын да булдыра...
Шул арада, аның улы энесен кулына күтәреп, әнисен һәм әтисен кочаклап алды. Алар шулай бер-берсенә сыенып басып тордылар. Менә автобуска утырырга әмер булды...
- Хәерле юл! - дип теләк теләде район хәрби комиссары, чакырылучылар утырган автобус урыныннан кузгалганда.
PS. Редакциягә килеп ирешкән соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан хәрби комиссариатының җыелу пунктыннан безнең егетләр коры җир һәм эчке гаскәрләргә, шулай ук хәрби-һава көчләре гаскәрләренә җибәрелгәннәр. Хезмәт урыннары - Уссурийск, Нижегородск, Ленинград өлкәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев