Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәер-фатыйха белән

Узган атнада егетләрне чираттагы тапкыр Татарстан хәрби комиссариатның җыелу пунктына озаттылар. Солдат формасы кияргә әзер булган 12 егет иртән район хәрби комиссариаты янында җыелыштылар. Аларны озатырга туганнары, дуслары, якыннары килгән иде. Комиссариат капка төбенә җыелучылар җырладылар, биеделәр, әләмнәр җилфердәттеләр. Егетләр китәр алдыннан тиешле процедураларны үтеп, сафка тезелеп бастылар. Аларны озатуга...

Узган атнада егетләрне чираттагы тапкыр Татарстан хәрби комиссариатның җыелу пунктына озаттылар.


Солдат формасы кияргә әзер булган 12 егет иртән район хәрби комиссариаты янында җыелыштылар. Аларны озатырга туганнары, дуслары, якыннары килгән иде. Комиссариат капка төбенә җыелучылар җырладылар, биеделәр, әләмнәр җилфердәттеләр. Егетләр китәр алдыннан тиешле процедураларны үтеп, сафка тезелеп бастылар. Аларны озатуга багышланган митинг тантаналы төстә үтте. Район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов егетләргә уңышлы гына хезмәт итүләрен теләп мөрәҗәгать итте.

Армиягә чакырылган егетләр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александровтан да фатыйхалы киңәшләр алдылар.
-Хәрби уставка буйсыну, командирлар сүзен тыңлау- һәр солдат өчен мөһим төшенчә,-дип ассызыклады үзенең чыгышында запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов. -Бу шулай ук сезнең иминлек нигезе дә. Лаеклы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телим!

Булачак солдатлар якыннары белән хушлашканнан соң юлга кузгалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев