Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хатын-кызларны бүләкләделәр

8 март бәйрәме алдыннан район Мәдәният йортында зур чара үткәрелде. Бу кичне ханымнар бик күп тәбрикләү сүзләре ишеттеләр. Тантаналы кичәне район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул залда җыелучыларны кайнар котлады, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның ролен билгеләп үтте. Район җитәкчесе мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдә эшләүче ханымнарны районны үстерүгә зур өлеш...

8 март бәйрәме алдыннан район Мәдәният йортында зур чара үткәрелде.


Бу кичне ханымнар бик күп тәбрикләү сүзләре ишеттеләр. Тантаналы кичәне район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул залда җыелучыларны кайнар котлады, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның ролен билгеләп үтте. Район җитәкчесе мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдә эшләүче ханымнарны районны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен "Татмедиа" ААҖ филиалы -"Сельская новь" район газетасы хәбәрчесе Ольга Макаровага, "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Кривохижага, социаль тәэмин итү үзәге хезмәткәре Валентина Беляковага, Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайловага, районның финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Серовага, Аксубай район шифаханәсе шәфкать туташы Валентина Капитоновага, хореограф Венера Красновага Мактау грамоталары тапшырды.
Бүләкләүләрдән соң Мәдәният йорты хезмәт- кәрләре тамашачыларны кызыклы концерт программасы белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев