Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халыкара бәйгедә өченче

Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Данис Шәвәлиев һәм аның укытучысы Владимир Лосюгин «Музыка территориясенең-чикләре юк» III нче Халыкара конкурс- фестивалендә катнаштылар. Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр зона, республика, бөтенроссия конкурсларыннан күптапкыр җиңү белән кайттылар. Хәзер исә алар моның белән генә чикләнмиләр. Менә шуның өчен алар март азагында Санкт-Петербурггта үткән югарыда телгә...

Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Данис Шәвәлиев һәм аның укытучысы Владимир Лосюгин «Музыка территориясенең-чикләре юк» III нче Халыкара конкурс- фестивалендә катнаштылар.


Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр зона, республика, бөтенроссия конкурсларыннан күптапкыр җиңү белән кайттылар. Хәзер исә алар моның белән генә чикләнмиләр. Менә шуның өчен алар март азагында Санкт-Петербурггта үткән югарыда телгә алынган конкурста катнашып, үзләрен халыкара дәрәҗәдә танытуга тәвәккәлләгәннәр дә. Әлеге конкурста Красноярск, Төмән, Курск, Мәскәүдән... һәм хәтта Белоруссиядән дә вәкилләр катнаша. Әйтергә кирәк, безнекеләр Татарстан республикасыннан бердәнбер катнашучылар булганнар. Әлеге тәвәккәллек үзен аклаган да. Конкурс жюрие составы атказанган артистлар, мәдәният эшлеклеләре, В.В.Андреев исемендәге Рус Дәүләт академия оркестрының күренекле солистлары һәм дирижерлары, профессорлар, доцентлардан тора. Ә «Чикләр юк» конкурс-фестивале жюриен В.В.Ануреев исемендәге Рус Дәүләт академия оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Дмитрий Хохлов җитәкли. Аксубайдан яшь баянчы Р.Бажилинның джазо характерындагы «Игрок» әсәрен уйнап, жюрины гына түгел, үзенең көндәшләрен дә таң калдыра.
-Конкурсантлар көч сынашкан зур сәхнәне күреп, югалып та калдым хәтта,-дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Владимир Лосюгин.- Даниска икеләтә авыр булды- аңа әлеге киртәне үтеп чыгар өчен бөтен көчен тупларга гына түгел, ә үзенең музыкальлеген, артистлыгын, профессиональлеген күрсәтеп, әсәрнең характерын ачып салырга кирәк булды.
Данис Шәвәлиев үзенең яшь төркемендә июнь аенда Абхазиядә үтәчәк «ЮНИОР» IV халыкара конкурс-фестивальдә катнашуга бонус алып, 3 дәрәҗә Лауреат исемен яулады.
Моңа охшаш конкурсларда җиңү яулау Данис өчен беренче тапкыр гына түгел-ул Алабугада яшь баянчылар конкурсында җиңү яулады, Арчада республика конкурсында беренче урынны алды, 2011 елда «Җырчы сандугач иле» конкурсында икенче булды, 2010 елда Тулада россия конкурсында бишенче урынны алды.
Табигый ки, Денисның җиңүләрендә укытучысы Владимир Лосюгинның тырышлыгы зур. Үз чиратында ул, «Данис - талантлы, сәләтле укучы»- дип билгеләп үтә. В.Лосюгиннның «Баян» классында җиденче ел шөгыльләнә инде. Монда аны әнисе, ул да шулай ук педагог (2 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы), алып килә.
-Әнием миннән, әтиең кебек баянда уйнарга телисеңме?- дип сорады Һәм мин үземне сынап карарга булдым. Әтием-Илфак Шәвәлиев һәвәскәр баянчы, әтиемнең нәселе баянчылар белән дан тота,-дип сөйли Данис.
-Туладан конкурстан кайткач, «Рубин» баяны белән зур сәхнәдә чыгыш ясаудан мәгънә юклыгына тагын беркат инандык. Ул вакытта барлык конкурсантларның да гармуннары кыйммәтле, профессиональ иде. Әмма безнең фикерне-мәктәп директоры Галина Александровна Сруртдинова хуплады, ул средство тапты һәм бүген киләчәккә өмет уяткан Данис итальян детальләреннән Казанда җыелган инструментта уйный.
Педагог Владимир Лосюгин 30 еллык хезмәте чорында йөзләгән малайны баянда уйнарга өйрәтә. Педагог сүзләренә караганда, шулардан бары тик биш-алтысында гына ходай тарафыннан бирелгән сәләт бар. Педагог бүгенге көндә аның сукмагыннан киткән укучылары белән горурланып туя алмый-әлеге мәктәптә аның белән шөгыльләнгән Евгений Мартынов Әлмәт шәһәренең Нуруллин исемендәге музыка көллиятендә баян дәресләре бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данис Шәвәлиев Аксубай балалар сәнгать мәктәбе