Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык Советларга ышаныч күрсәтә

Иске Ильдеряк, Иске Кармәт авыл җирлекләре Советларында үткән киңәйтелгән утырышлар, анда яхшы якка үзгәрешләрнең киң колач алуын күрсәтте. Барысы да чагыштыруларга кайтып кала, диләр. Югарыда телгә алынган муниципаль берәмлекләрдә ике ел элек һәм быел үткән депутатлар утырышларын чагыштырып караганда, аерма нык сизелә. Моны киңәйтелгән утырышларда катнашкан район җитәкчесе Камил Гилманов,...

Иске Ильдеряк, Иске Кармәт авыл җирлекләре Советларында үткән киңәйтелгән утырышлар, анда яхшы якка үзгәрешләрнең киң колач алуын күрсәтте.


Барысы да чагыштыруларга кайтып кала, диләр. Югарыда телгә алынган муниципаль берәмлекләрдә ике ел элек һәм быел үткән депутатлар утырышларын чагыштырып караганда, аерма нык сизелә. Моны киңәйтелгән утырышларда катнашкан район җитәкчесе Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов һәм районның зур билгеләнешкә ия башка хезмәт вәкилләре дә билгеләп үттеләр.
Сүзне шуннан башларга кирәк, җирле клубларда һава температурасы да узган еллардагыдан күпкә уңайлырак. Биредәге мохит та менә-менә өзелергә торган кыл кебек түгел, ә күпкә дустанә һәм эшлекле иде. Моның шулай булуы җыелучыларның үзләренең авыл лидерлары Валерий Альметкин һәм Фәнис Мөсәбиковка карата мөнәсәбәт-ләреннән күренеп торды.
Әйтергә кирәк, соңгылары депутатлар һәм сайлаучылар алдында, үзләре җитәкләгән Советлар эшенең уңай якларын билгеләп үтеп, шулай ук җитешсезлекләр өчен үз адресларына тәнкыйть сүзләре дә җиткереп, бер сулышта исәп тоттылар.
Иске Ильдеряк һәм Иске Кармәт Советларында үткән киңәйтелгән утырышлардагы эшлекле мохит, әлеге авылларның яңа тормыш белән яши башлаулары һәм халыкның авыл тормышының яңа шартларын кабул итеп, аны үзләштерергә тырышулары турында сөйли. Совет чорындагы кебек ягадан кемдер килер дә барысын да җайга салыр, төзер, көйләр, тәртипкә китерер дип көтеп ятмыйлар.
Әмма крестьяннар элек-электән тир түгеп көн күргәннәр, читтән ярдәм көтмәгәннәр. Байдан да ярдәм түгел, ә киңәш кенә сораганнар.
Менә Иске Ильдеряк һәм Иске Кармәт авыллары халкы да үз проблемаларына йөз белән борылганнар. Иске җирлектә дә хезмәт сөючән халык яши. Бергәләп тау күчерергә була. Җирлек башлыкларының чыгышлары буенча фикер йөрткәндә, узган ел алар күләмле эшләр башкарганнар.
Искеильдеряклыларны быел юлсызлык проблемасы борчымый. Быел монда тагын ике авылга кадәр асфальт юл түшәләчәк. Социаль-мәдәни инфраструктура да тиешле дәрәҗәдә үсеш алган. Өстәвенә, җәмәгать учреждениеләре территорияләрен дә, үз йортлары тирәсендәге кебек төзекләндергәннәр. Хәзер депутат Михаил Пикмуллин билгеләп үткәнчә, авыл уртасыннан аккан инеш ярларын тәртипкә китерәсе һәм күпер корылмасын төзәтәсе генә бар. Бер сүз белән әйткәндә, искеильдеряклылар глобаль проблемаларны хәл иткәннәр, агымдагылары гына калган.
Иске Ильдеряк муниципаль берәмлек белән чагыштырганда, искекармәтлеләрнең территориясе дә, халкы да азрак, әмма проблемалар һәм аларның чишү юллары охшаш. Узган ел бу вакытта Иске Кармәт авылы урамнары карга күмелгән, җәяүлеләр салган сукмакны гына күрергә туры килсә, быел исә кардан чистарту бурычын район юл хезмәте үз өстенә алган, биредә яшәүче Туктаров һәм Маланчев шәхси тракторлары белән аларга кушылганнар. Җирле халык дәүләткә сөт сатуга да актив кушылган. Моның азмы-күпме булса да табыш китерүен аңлаганнар. Искекармәтлеләрне бүген начар юл шартлары түгел, ә урамнарда автомашиналарның зур тизлек белән хәрәкәт итүе борчый. Алар мәктәп янында хәрәкәт итү тизлеген киметергә ярдәм иткән билге куюны үтенәләр.
Район башлыгы Камил Гилманов ике җирлек Советында үткән утырышларга йомгак ясап, аларның җитәкчеләре Фәнис Мөсәбиков һәм Валерий Альметкин эшенә уңай бәя бирде, соңгысын исә "Татарстан Республикасында җирле үзидарәләрне үстерүдәге хезмәтләр өчен" медале белән бүләкләнүе белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев