Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык файдасына

Иске Тимошкино авыл җирлеге базасында авыл җирлеге башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре катнашында семинар-киңәшмә булып үтте. Соңгы вакытта җирле властьлар һәм ведомстволар, оешмаларның үзара эшчәнлегенә кагылышлы бихисап сораулар килеп туган. Һәр структура вәкиленең эшчәнлеге үзенчә. Тик ни генә булса да, аларның эше төп мәсьәләдә тәңгәл килә - алар кешеләр белән эшлиләр, гражданнарның...

Иске Тимошкино авыл җирлеге базасында авыл җирлеге башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре катнашында семинар-киңәшмә булып үтте.

Соңгы вакытта җирле властьлар һәм ведомстволар, оешмаларның үзара эшчәнлегенә кагылышлы бихисап сораулар килеп туган. Һәр структура вәкиленең эшчәнлеге үзенчә. Тик ни генә булса да, аларның эше төп мәсьәләдә тәңгәл килә - алар кешеләр белән эшлиләр, гражданнарның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерәләр.

Иске Тимошкино авыл җирлеге территориясендә оешмалар, җәмәгать формированиеләренең үзара эшчәнлеге турында җыелучыларга җирлек башлыгы Федор Степанов сөйләде. Оештыру планында әлеге җирлекнең эш тәҗрибәсе башкаларга үрнәк итеп куярлык. Иске Тимошкинода эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча нигезле эш алып барыла. Янгын сүндерүгә әзер булулары аерым игътибарга лаек. Ветераннар советы да җирлек эшенә үзеннән зур өлеш кертә. Иске Тимошкино авыл җирлеге эшенә бәя биреп, район башлыгы Камил Гилманов, бихисап уңай моментларны билгеләп үтте. Монда дәүләт программалары да эшли. Соңгы елларда әлеге җирлектә авыл халкының тормыш шартларын яхшырту буенча зур эш башкарылган, төзекләндерү мәсьәләсе дә игътибардан төшеп калмый.

Район Мәдәният бүлеге начальнигы Евгений Мартынов әйтүенчә, әлеге җирлек һәм мәдәният йорты тыгыз элемтәдә эшлиләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкның ялын оештыруда гына түгел, ә инде авылда тәртип булдыру, төзекләндерү мәсьәләсендә дә беренче ярдәмчеләр. Киңәшмәдә шулай ук җирлекара район китапханәсе директоры Ирина Телешева, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнур Идиятова, район шифаханәсенең баш табибы Ратмир Мустафаев чыгыш ясады.
Семинар-киңәшмәнең гамәли өлеше секцияләрдә үтте. Мәдәният йортлары һәм китапханәләр хезмәткәрләре мәдәният йортында - үзләренең җитәкчеләре һәм белгечләре белән, авыл җирлеге башлыклары авыл территориясендә эшләделәр. Аксубай янгын сагы гарнизоны начальнигы Әхтәм Насретдинов, мәсәлән, янгын чыга калса, су сиптерү насосы эшен күрсәтте. Әгәр дә һәр җирлектә шундый насос булса, халык зур бәладан сакланган, якланган булыр иде.

Семинарда катнашучылар чишмәләрне төзекләндерү, зыярәтләрне чистарту, рөхсәт ителгән чүплекләрне тәртиптә тоту мәсьәләләрен дә күтәрделәр. Очрашу соңында авыл җирлеге башлыклары Иске Тимошкино фельдшер-акушерлык пункты эше белән таныштылар.

-Муниципаль берлекләрдә әлеге линияләр буенча эш алып баруның стандарт алымы юк, - дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов. - Һәркем үзенчә эшли. Әмма бөтен нәрсә дә халык мәнфәгатьләренә туры килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев