Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык бердәмлеге көне белән!

Мөхтәрәм райондашлар! Сезне чын күңелемнән Халык бердәмлеге көне белән тәбриклим! 2005 елдан башлап Рәсәй Халык бердәмлеге көнен - ерак 1612 елгы вакыйгалар хатирәсе буларак билгеләп үтә. Безнең Ватаныбызның тарихы бай да, данлыклы да. Озак гасырлар буена төрле миләттәге, диндәге кешеләр Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаганнар. Рәсәйнең төп көче - халык...

Мөхтәрәм райондашлар!


Сезне чын күңелемнән Халык бердәмлеге көне белән тәбриклим!
2005 елдан башлап Рәсәй Халык бердәмлеге көнен - ерак 1612 елгы вакыйгалар хатирәсе буларак билгеләп үтә. Безнең Ватаныбызның тарихы бай да, данлыклы да. Озак гасырлар буена төрле миләттәге, диндәге кешеләр Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаганнар. Рәсәйнең төп көче - халык бердәмлегендә.
Бүген, ата-бабаларыбызның бөек батырлыкларына үрнәгендә тотрыклы дәүләт төзибез. Әлеге мөһим эштә безгә ил, республика, район үсеше өчен көч кую, халык иминлеге өчен эшләү, үз гамәлләре өчен гражданнарның җаваплылыгы принципларына таянабыз.
Әлеге бәйрәм көнендә сезгә зур уңышлар, иминлек, бәхет, шатлыклар телим!
Аксубай муниципаль район башлыгы
Камил ГИЛМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев