Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык белән очрашу

Авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, район башлыгы Камил Гилманов һәм районның төрле хезмәт вәкилләре авыл җирлекләре гражданнары белән очрашулар оештыруга керештеләр. Шундый очрашуларның беренчесе Беловка авыл җирлегендә үтте. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов монда ел башыннан башкарылган эшләр белән таныштырды. Яңа Үзидә Авыл көне үткәрелде. Мондый бәйрәмнәр шулай ук Алексеевка...

Авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, район башлыгы Камил Гилманов һәм районның төрле хезмәт вәкилләре авыл җирлекләре гражданнары белән очрашулар оештыруга керештеләр.
Шундый очрашуларның беренчесе Беловка авыл җирлегендә үтте. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов монда ел башыннан башкарылган эшләр белән таныштырды. Яңа Үзидә Авыл көне үткәрелде.
Мондый бәйрәмнәр шулай ук Алексеевка һәм Федоровкада да үтте. Авыл халкы көче белән зират кырыйлары тотылды, халык үзләре яшәгән торак пунктларда тәртип урнаштыру эшләрендә дә катнашты. Шуның белән беррәттән авыл җирлекләрендә проблемалар да җитәрлек. Шуларның берсе-юллар. Район башлыгы сүзләренә караганда, ел саен 3-4 торак пунктта юллар төзелә. Алексеевка һәм Федоровкага юл салу киләсе ел планына кертелгән. Моннан тыш, Беловка халкы күперне ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. Район башлыгы аны сафка бастыруда ярдәм итү бурычын инвестор "Аксу Агро" ОООга йөкләде. Шулай ук ул инвесторга җир пайлары өчен халык белән исәп-хисап ясауга ун көн вакыт бирде.
Беловка авыл җирлегендә эшсезлек мәсьәләсе шул килеш кала бирә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, эш булмауга карамастан, халык Федераль программаларда катнашмый. Мисалга, бер ел эчендә «ЛПХны үстерү» буенча нибары 6 кредит алынган. «ТР ның гаилә фермалары» программасы буенча бер генә гариза да юк. Ә бу халык өчен реаль керем чыганагы. «Аксу Агро» ОООга шулай ук эшчеләр дә таләп ителә, әмма беловкалылар эшләргә бер дә ашкынып тормыйлар, бу да шулай ук аңлашылмый.
Шул ук көнне гражданнар белән мондый очрашу Иске Үзи авыл җирлегендә үтте. Билгеләп үтелгәнчә, монда төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Җирле авыл мәдәният йортын ремонтлау эше тәмамланып килә. Халык авыл җирлегенең көндәлек эшләрендә дә уңышлы катнаша. Шул ук вакытта Сөлчә елгасы аша күпер төзүне төгәлләүгә һәм төп юлны ремонтлауга бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде. Район башлыгы моңа күпер төзү зур чыгымнар таләп итә, әмма якын арада тиешле карар кабул ителәчәк, ә юлларны ремонтлау программага кертелгән һәм ул алдагы елларда төгәлләнәчәк, дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев