Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык алдындагы бурыч турында

Аксубай муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышында ришвәтчелеккә каршы кануннарның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Камил Гилманов утырышта катнашкан комиссия әгъзаларыннан кризиска бәйле рәвештә муниципаль һәм дәүләт мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне тәэмин итү өчен товар сатып алу өлкәсендә...

Аксубай муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышында ришвәтчелеккә каршы кануннарның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Камил Гилманов алып барды.
Камил Гилманов утырышта катнашкан комиссия әгъзаларыннан кризиска бәйле рәвештә муниципаль һәм дәүләт мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне тәэмин итү өчен товар сатып алу өлкәсендә контрактларның үтәлешен тикшерергә һәм 2014 елда башкарылган контрактлар турында хисап тотарга боерды.
Башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Борис Соломонов азык-төлеккә һәм товарларга бәяләр үсүгә карамастан, узган елда контрактларның үтәлешендә тәртип бозу очраклары күзәтелмәгән, әлегә барлык контрактлар да үтәлә, дип хәбәр итте. Комиссия рәисе торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә дә уяу булырга киңәш итә. Халыкка күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту максатында ул йорт хуҗалары белән җыелышлар үткәреп, борчыган сорауларны һәм проблемаларны хәл итәргә киңәш итте. Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илдар Ислямов әлеге мәсәәлә буенча дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, район территориясендә күзәтчелек һәм контрольлек алып барган органнар тарафыннан кабул ителгән чаралар һәм кануннар торышына анализ ясады.
Утырышта үткән комиссия утырышы беркетмәсенең үтәлеше тикшерелде. Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова, тикшерү йомгакларына нигезләнеп, арендага алучылардан район бюджетына акча керүне контрольләү турында карар кабул ителде дип белдерде. Бюджет средстволарыннан файдалануда ришвәтчелек куркынычсызлыгын киметү максатларында яшь спортчыларны әзерләүне гамәлгә ашырган муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләрнең эшчәнлеген тикшерергә дигән карар кабул ителде. Комиссия утырышында Күп функцияле үзәкнең "бер тәрәзә" принцибы буенча тулы кыйммәтле эшенә, шулай ук Аксубай үзәк хастаханәсе һәм хәрби комиссариат эшчәнлегендәге хокук бозуларны бетерү чаралары планына да тукталдылар. Инфраструктура үсеше бүлегенә торак шартларын яхшырту буенча гамәлгә ашырылган программаларны халыкка җиткерергә киңәш ителде.
Комиссия рәисе Камил Гилманов, һәр урындагы затның халык алдында җавап тотачагы турында искәртеп, катгый рәвештә район территоиясендә ришвәтчелеккә каршы көрәш кануннарының үтәлешен контрольдә тотарга боерды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев