Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хач ману бәйрәмендә

Православие динен тотучылар бөек Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Киса авылындагы изгеләндерелгән сулыкта төп Хач ману бәйрәме йоласы үтте. Көн дәвамында Таш чокыр, Кәкре Күл, Иске Мокшино, Иске Тимошкино, Савгач, Урмандеево һәм Иске Саврушта сулыклар изгеләндерелде. Кешеләр әлеге мәйданчыкларга тәүлекнең төрле вакытында килделәр, изгеләндерелгән суда коену йоласы төнгә кадәр дәвам...

Православие динен тотучылар бөек Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр.


Киса авылындагы изгеләндерелгән сулыкта төп Хач ману бәйрәме йоласы үтте. Көн дәвамында Таш чокыр, Кәкре Күл, Иске Мокшино, Иске Тимошкино, Савгач, Урмандеево һәм Иске Саврушта сулыклар изгеләндерелде. Кешеләр әлеге мәйданчыкларга тәүлекнең төрле вакытында килделәр, изгеләндерелгән суда коену йоласы төнгә кадәр дәвам итте. Көннең салкын, җилле булуына карамастан, су коенырга теләүчеләр күп иде. Хач ману йоласын үтәргә килүчеләрне хуплаучылар да аз булмады.

Киса авылы янындагы буада кеше аерата күп иде. Суга керү юлын, чишенү-киенү өчен каралган палаткаларны алдан ук әзерләгәннәр. Суга чуму мәйданы прожекторлар белән яктыртылды. Боларның барысы да суга чумган ирләр һәм хатын-кызларның уйларын төп максатка юнәлтү мөмкинлеге бирде.

-Барыннан да элек, шуны аңларга кирәк, изгеләндерелгән буада, чыганакта коену, гөнаһларны юу түгел, - дип сөйли Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев. - Аларны бары тик тәүбә-истигъфар гына бетерә ала. Ә кышкы салкында суга чуму өчен тәвәккәллек, ихтыяр көче кирәк. Бу шулай ук рухи батырлыкка юл яра. Юлында очраган киртәләрне җимереп, җиңеп, кеше үзенең ышанычын, өметен ныгыта.

Атна дәвамында район үзәге чиркәвендә изгеләндерелгән су алырга була. Аны эчү, өйләрне изгеләндерү, чистарту, йорт хайваннарын, малларны, кош-кортны терелтү өчен файдаланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев