Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гуманлы һөнәр ияләре

Узган атнада районның ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасына районның барлык ветеринария хезмәткәрләре чакырылды. Ветеринария табибларын, фельдшерларны котларга УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов килде. Һөнәри бәйрәмне ветстанция начальнигы, районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафин ачты. Ул, бүген районда терлекләр иминлеген тәэмин итү һәм профилактикалау эше белән 50 гә якын...

Узган атнада районның ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


Бәйрәм чарасына районның барлык ветеринария хезмәткәрләре чакырылды. Ветеринария табибларын, фельдшерларны котларга УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов килде.
Һөнәри бәйрәмне ветстанция начальнигы, районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафин ачты. Ул, бүген районда терлекләр иминлеген тәэмин итү һәм профилактикалау эше белән 50 гә якын зооветбелгеч шөгыльләнә, шуларның 19сы югары белемле, 18 кеше урта махсус белемгә ия, дип билгеләп үтте. Белгечләр җитмәүгә карамастан, ветеринария хемәткәрләре тиешле ветчаралар үткәрәләр, фермаларның иминлеген, терлекләр сәламәтлеген, халык иминлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Бу көнне иң яхшы хезмәткәрләр уңышлы хезмәтләре өчен бүләкләр алдылар, алар арасында Таһир Гайнуллин, Нина Дьяконова, Рәис Хөснуллин, Айгөл Нагибина, Нина Гурьянова, ирле-хатынлы Любовь һәм Валерий Храмовлар, Фәрхат Алимбеков, Николай Овчинников, Илнур Сәгыйтов, бертуган Алексей һәм Сергей Яковлевалар, Әнвәр Шәрәфетдинов, Рөстәм Мотыйгуллин бар иде.
УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов район башлыгы Камил Гилманов исеменнән Рәис Хөснуллинга, Илнур Сәгыйтовка һәм Рөстәм Мотыйгуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе җыелучылар алдында чыгыш ясап, ветеринария хезмәтенең көйле эшен, аның хезмәткәрләренең терлекләр баш санын саклауга, терлекчелек продукциясен үстерүгә, ныклы эпизоотик иминлеккә өлеш кертүләренең көнлек хезмәте бәрабәренә терлекләр баш саны ныклы арта, продукция сыйфаты яхшыра. Моннан тыш, алар төрле йогышлы авыруларга каршы көрәш тә алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев