Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гөрләтте мәйданны Сабантуй бәйрәме

Дүшәмбе көнне районда ике бәйрәм-Сабантуй һәм Россия көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәмнәрнең бергә туры килүе дә зур билгеләнешкә ия, чөнки район территориясендә дус, тату яшәгән төрле милләт кешеләре сабан һәм хезмәт бәйрәмен үзләренең уңышлары һәм казанышлары белән билгеләп үттеләр. Сабантуй бәйрәме элек-электән язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң билгеләп үтелгән. Милли...

Дүшәмбе көнне районда ике бәйрәм-Сабантуй һәм Россия көне билгеләп үтелде.


Әлеге бәйрәмнәрнең бергә туры килүе дә зур билгеләнешкә ия, чөнки район территориясендә дус, тату яшәгән төрле милләт кешеләре сабан һәм хезмәт бәйрәмен үзләренең уңышлары һәм казанышлары белән билгеләп үттеләр.
Сабантуй бәйрәме элек-электән язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң билгеләп үтелгән. Милли костюмнар кигән үзешчән артистлар татарча музыка астында мәйдан буйлап үттеләр, ә тамашачылар әлеге гореф-гадәтне яңартып, язгы кыр эшләрендә хезмәт куючыларга рәхмәт йөзеннән аларга яулыклар, сөлгеләр бирделәр.

Авыл кешеләре көтеп алган Сабантуй бәйрәме, әлбәттә инде, үзешчәннәрдән башка үтми-аның төп мәйданына районда эшләп килгән өч милли үзәк, авыл мәдәният йортларының үзешчән сәнгать коллективлары, район Мәдәният йортының «Денс-тайм» хореография коллективы, курчак театры һәм район китапханәсе коллективлары чыкты. Мәйданда утыручылар уннарча еллар дәвамында Сабантуй һәм районда үткәрелгән башка массакүләм чаралар бизәлешенә үз өлешен керткән мәдәният бүлеге рәссам-бизәүчесе Җәмил Гайфуллинны көчле алкышлар белән каршыладылар.
Үзләрен республика дәрәҗәсендә генә түгел, Россия чикләрендә дә таныткан район спортчылары-Васильевлар гаилә командасы, җиңелатлетчылар, чаңгычылар командалары, самбочылар, дзюдочылар, көрәшчеләр, баскетболчылар, волейболчылар, футболчылар һ. б. мәйдан буйлап атладылар. Спортчылар парадын ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, район Яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Валерий Горбунов, ТР чемпионкасы, самбо көрәше буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Диләрә Латыйпова җитәкләде.
Үзләренең тырыш һәм фидакарь хезмәтләре белән районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, алдынгы механизаторлар, шоферлар, агрономнар, ферма хезмәтчәннәре Сабантуй мәйданының иң мактаулы кунаклары булдылар. Аларның исемнәрен зур горурлык белән атап үтми булмый, болар: Ф. Хәмидуллин, А. Мингалимов, Р.Гайфуллин, Н.Сорокин, А.Молодкин, Е.Леонтьев, С.Шишкин, Н.Крайнов, Л.Нуртдинов, А.Антонов, Ф.Хәсәнов, И.Кәшәфетдинов, А.Филиппов, Р.Волков, М.Жарков, В. Ярославлев, Ф.Минһаҗев, Р.Хәсәнов, И.Шәйхетдинова, О.Охотникова, Л.Гарипова, Х. Минапов, Н.Герасимов, А.Иванов, С.Васиков, А.Илюхин, С.Мельников, И. Хамәтҗанов, В.Иванов, Л.Васильев, В.Филиппова, И.Салахов, Г.Андреев, А.Карпов, Р. Сөләйманов, А.Сарошин, Т.Яруллин, Р.Мотыйгуллин, Р. Мусин, Г.Сәрвәрова, Г.Нуртдинова, А.Горбатов, А.Офимкин, А.Маненков, Н.Александров, А.Безруков, Н.Захаркин, И.Волков, И.Габитов, И.Натиев, Р.Сафиуллин, Г.Сөләйманова, В.Вашурин, Г.Яманов, А.Романов, Л.Федотова, В.Иванов, А. Павлова, В.Иванов.
Быел Сабантуй әләмен күтәрү миссиясе алдынгы механизаторлар Николай Герасимов ("Продовольственная корпорация" ООО) һәм Рәфис Волковка ("ВАМИН-Аксу") бирелде.
Район башлыгы аларның һәрберсенә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары, район УСХиП исеменнән Мактау грамоталары тапшырды.
Ул шулай ук, бүгенге көндә безнең алда халыкта иртәгесе көнгә ышаныч уятып, икътисадый үсешне тәэмин итү һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен бүгенгесе көндә барган үзгәртеп корулардан, яңалыклардан реаль нәтиҗәләргә ирешү бурычы тора, дип билгеләп үтеп, район халкын игенчеләрне, механизаторларны, терлекчеләрне Сабантуй һәм Россия көне белән котлады.
Уртак көч белән без яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез, торак, юллар төзелә, өч йөздән артык сугыш ветераны үзләренең торак-көнкүреш шартларын яхшырттылар,-диде ул район халкына мөрәҗәгать итеп.
Спорт комплексы төзелде, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, фельдшер-акушерлык пунктларын капиталь ремонтлау дәвам итә, балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясала. Яңа мегаферма сафка басты, барлык хуҗалыкларда да диярлек терлекчелек комплекслары ремонтланды, терлекләр саны артты, эшче урыннар пәйда булды... Бүгенге бәйрәм сезгә күңел күтәренкелеге бирсен һәм яңа казанышларга этәргеч булсын иде.
Авыл хуҗалыгы алдынгыларына багышланган бәйрәмдә район башлыгы һәм дәрәҗәле кунаклар исеменнән алар адресына бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.


Ә бәйрәмдә исә кунаклар аз түгел иде, чөнки Аксубай җире һәрвакытта да үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора.
Бәйрәм кунаклары арасында безнең район кураторы-"Идел-Вятка автомобиль юллары федераль идарәсе" ФГУ начальнигы, ТР Министрлар Кабинеты вәкиле Мөхәммәт Гатиятуллин, Казан авиация университеты ректоры Николай Абруков, язучы, "Идел" журналы баш мөхәррире Нәбирә Гималтдинова, "ТУС" ООО генераль директоры урынбасары Василий Давыдов, Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы идарәсе начальнигы Вилдан Мотыйгуллин, "КамАЗ" ТФК ААҖ генераль директоры Анатолий Самаренкин, "Казан май комбинаты" ААҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, "Татэх"ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин һ.б. бик күпләр бар иде.
Төп сәхнәдә үзләренең хезмәт эшчәнлеге елларында район үсешенә өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, пенсионерлар урын алды. Район кураторы Мөхәммәт Гатиятуллин район халкын шәхсән үз исеменнән һәм Татарстан Президенты исеменнән бәйрәм белән котлап, Сабантуй уңаеннан район башлыгына бүләкләү хаты тапшырды.
Аксубай районы һәм Димитровград шәһәре арасында да күркәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Менә берничә ел инде безнең район Димитровградта Сабантуй бәйрәмен үткәрүне үз күзәтүе астында тота. Димитровградтан килгән вәкил район башлыгына 16 июнь көнне Димитровград җирендә үтәчәк Сабантуйга чакыру һәм безнең районның быел да мул уңыш алуын теләп, иген басуын чагылдырган картина бүләк итте.
Мәйданга балалар Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балалар "Балачак" бию композициясе белән чыккач, Сабантуй аланы тагын да яктырып киткәндәй булды.
Татар эстрада йолдызы Илсия Бәдретдинова һәм аның иҗат төркеме чыгышы район халкы өчен зур бүләк булды. Халык җырлап-биеп күңел ачты, татар эстрадасы йолдызы белән истәлеккә фотога төшүчеләр дә булды. Казан артистларыннан соң чыгыш ясаган район йолдызлары да халык күңеленә хуш килде. Шул арада мәйданда баганага менеп бүләк алу, капчык белән көрәшү, сулы чиләкләр белән узышу, капчык киеп йөгерү кебек Сабантуй уеннары гөрләде, кемдер үзен армспортта, кемдер гер күтәрүдә көчен сынап карады. Көрәш осталары Сабантуйның төп призы-тәкә өчен бил алышты. Ат чабышларын карарга яратучыларны ипподром үзенә җәлеп итте (спорт ярышлары нәтиҗәләре турында киләсе санда укырсыз). Көрәшчеләр бил алышкан вакытта район башлыгы Камил Гилманов бүгенге спортчылар өчен үрнәк булып торган спорт ветераннары-Лидия Горбунова, Геннадий Горбатов, Валерий Горбунов, Анатолий Калмыков, Габдулла Мотыйгуллинга бүләкләр тапшырды.
Мәйданнан ерак түгел урнашкан милли үзәкләр кунакларны чәй, куас, коймак белән сыйладылар. Кунаклар белән бергә район башлыгы Камил Гилманов та әлеге милли үзәкләрдә булып, үзәк вәкилләре оештырган уеннарда актив катнашты.
Сабантуй спонсорлар "Татнефть", "Татех", "Ритек", Татнефтепром, "Вамин-Аксу", Казан Май комбинаты, "Развитие" ТГНК, "Аксу Агро", "Продовольственная корпорация", "Фарсад" ООО һәм район кураторы Мөхәммәт Гатиятуллин ярдәме белән гөрләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев