Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гражданнар хокукын яклап

2011 елның 1 ноябрендә Россия Федерациясенең суд приставлары Федераль хезмәтенең 14 еллыгын билгеләп үттеләр. Россиядә суд приставлары институты 146 ел элек оеша. 1864 елның 20 ноябре Россиядә суд приставлары-элеккечә әйтсәк, Хөкүмәт Сенатасының Кассацион департаменты каршында, суд палаталарында һәм мировой съездларда суд карарларын хәл итү өчен оештырылган Суд полициясе көне булып...

2011 елның 1 ноябрендә Россия Федерациясенең суд приставлары Федераль хезмәтенең 14 еллыгын билгеләп үттеләр.
Россиядә суд приставлары институты 146 ел элек оеша.
1864 елның 20 ноябре Россиядә суд приставлары-элеккечә әйтсәк, Хөкүмәт Сенатасының Кассацион департаменты каршында, суд палаталарында һәм мировой съездларда суд карарларын хәл итү өчен оештырылган Суд полициясе көне булып санала. Ул вакытта суд приставларына суд карарларын башкару бурычларын йөкләгән Суд уставы гамәлгә керә. Суд приставлары институты суд актларын тәэмин итү системасы буларак 1917 елның ноябренә кадәр эшләп килә.
Россиядә шәхси милекчелек яңару һәм эшмәкәрлек үсеш алу белән судларга иске совет системасын башкару мөмкин булмаган катлаулы эшләр агымы килеп кушылды. Нәкъ менә шуңа бәйле 1997 елда «Башкару производствосы турында» гы һәм «Суд приставлары турында» гы Федераль Законнар пәйда булды.
Бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы буенча УФ ССП суд приставлары Аксубай район бүлеге суд пристав-башкаручылары Н.Мальковны, С.Степановны, Л.Пайдаркинны, О.Черникованы, суд эшчәнлеге билгеләгән тәртипне тәэмин итү буенча суд приставлары М.Нуруллин, Е.Миронкин, Г.Гөбәйдуллин, В.Евлеевны, суд приставы ярдәмчесе Г.Нуруллинны, өлкән инспектор Н.Зюзинны һәм шофер Р.Мусинны һөнәри бәйрәм белән котлап, аларның суд һәм башка вәкаләтле органнарның гражданнарны яклап чыгарган карарларының вакытында башкарылуын түземсезлек белән көткән кешеләр һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга бәйле намуслы хезмәт куюларын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев