Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гражданлык позициясе –авыл иминлеге өчен

Савруш авыл җирлеге халкы һәрвакытта да актив гражданлык позициясе белән аерылып торды. Район башлыгы Камил Гилманов бу турыда халык белән очрашуда да әйтеп үтте. Район башлыгы Камил Гилманов, аның командасы һәм бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатның ышанычлы вәкиле белән коеп яуган яңгыр астында үткән очрашуга килеп, алар...

Савруш авыл җирлеге халкы һәрвакытта да актив гражданлык позициясе белән аерылып торды.


Район башлыгы Камил Гилманов бу турыда халык белән очрашуда да әйтеп үтте. Район башлыгы Камил Гилманов, аның командасы һәм бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатның ышанычлы вәкиле белән коеп яуган яңгыр астында үткән очрашуга килеп, алар моны тагын бер кат исбатладылар.

-Савруш төбәгендә гаилә фермалары киң үсеш ала, бүген авылга күпер төзелешен проектлаучылар килде, тиздән саланы зур юл белән тоташтыручы озак көттергән күпер булачак, җиргә инвестор Илнар Сөниев җитәкчелек итә,-дип билгеләп үтте район башлыгы. -Боларның барысы да киләчәктә дәвам итсен иде. Сездәге проблемалар безне дә борчый - авылга юл кирәк, клуб капиталь ремонт таләп итә, су белән тәэмин итүне дә озакка сузмаска.

"Бердәм Россия" партиясеннән ышанычлы вәкил Заһит Ганиев үзенең чыгышында, моңа кадәр партия тарафыннан билгеләнгән программаларны тормышка ашыруга бәйле соңгы елларда Татарстанда күзәтелгән конкрет үзгәрешләргә таянып, районны, республиканы алга таба да үстерү кирәклеге турында сөйләде.
Савруш җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин халык белән очрашуда киләчәккә планнар, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында чыгыш ясады.

Савруштагы үзгәртеп корулар күз алдында - очрашудан соң ук авылда салкын эчемлекләр җитештерү заводы ачылды. Савруш төбәгендә яшәүче үз эшен яңа гына башлап җибәргән эшмәкәр Валерий Семенов бу көнне лимонад җитештерү буенча мини-заводын тәкъдим итте. Ул лизинг-грант программасы буенча әлеге җиһазның гомуми суммасыннан 40 процент - миллион сум күләмендә субсидия алды.

Ике ел элек Уяв милли бәйрәмендә район башлыгы миңа үз эшемне ачарга тәкъдим иткән иде, -дип билгеләп үтте эшмәкәр. -Элеккеге колхозның ике катлы конторасы ремонтланды, җиһазлар сатып алынды. Бүгенге көндә завод һәр көнне ике меңнән артык шешә лимонад җитештерә, сату базары җайга салынган, киләчәктә җитештерү куәтен көненә алты мең шешәгә кадәр җиткерергә планлаштырабыз.
Завод ачылу саврушлылар өчен - гади вакыйга гына түгел, ә өстәмә эш урыннары да, әлегә заводта алты кеше эшли. Бу дәүләтнең эшләргә теләге һәм тырышлыгы булган кешеләрне хуплап ярдәм итүенең бер үрнәге. Район башлыгы ассызыклап үткәнчә, бу шулай ук производствоны җәелдереп, үз мәнфәгатьләреңне канәгатьләндерү өчен генә түгел, киләчәктә туган төбәк иминлеген кайгырту да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев