Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Горурланырлык кешеләр бар

Район Мәдәният йортында югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларны хөрмәтләделәр. Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов "Ел укытучысы-2015" бәйгесенең район этабында катнашучыларны котлап, лауреат исеменә лаек булган Ольга Андрияновага (Иске Тимошкино мәктәбе), Светлана Ванюковага (икенче Аксубай мәктәбе), Ольга Архиповага (Аксубай лицее), Ләйсән Мотыйгуллинага (Яңа Ибрай мәктәбе), Зинаида Козловага (өченче Аксубай мәктәбе), Җәүдәт Вәлиуллинга...

Район Мәдәният йортында югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларны хөрмәтләделәр.



Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов "Ел укытучысы-2015" бәйгесенең район этабында катнашучыларны котлап, лауреат исеменә лаек булган Ольга Андрияновага (Иске Тимошкино мәктәбе), Светлана Ванюковага (икенче Аксубай мәктәбе), Ольга Архиповага (Аксубай лицее), Ләйсән Мотыйгуллинага (Яңа Ибрай мәктәбе), Зинаида Козловага (өченче Аксубай мәктәбе), Җәүдәт Вәлиуллинга (Яңа Дума мәктәбе) акчалата премия алуга сертификатлар тапшырды.
Бу көнне муниципаль этапның абсолют җиңүчеләре бәйгенең Казанда узган финал өлешендә Аксубай данын якладылар.


- Мәгариф системасы өчен иҗади хисап - ул үзенә күрә ирешкән уңышларны бәяләү, - дип билгеләп үтте чараны ачып, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Безнең горурланырлык кешеләребез һәм алга омтылыр максатыбыз бар. Без - мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, методистлар, укытучылар һәм тәрбиячеләр җитди эш башкардык. Безнең балалар Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен яхшырталар, олимпиадаларда һәм иҗади бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Җиңүнең юбилейлы елында төп сәхнәдә бүләкләр һәм грантлар алу зур дәрәҗә.


Ул олимпиада җиңүчеләрен, призерларны һәм аларның укытучыларын район башлыгы грантына сертификатлар белән бүләкләде.
Шулай ук әлеге көнне "Елның сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү педагогы", "Ел тәрбиячесе" бәйгеләре җиңүчеләре дә бүләкләр алдылар.
Укытучыларның профсоюз Советы рәисе Фәрит Хуҗәхмәтов Иске Мокшино урта белем бирү мәктәбенең физик тәрбия дәресе укытучысы Рәис Бикуловны истәлекле бүләк һәм профсоюз оешмалары Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.


Әлбәттә, һәр бүләкләү концерт номеры белән үрелеп барды. Өченче мәктәпнең укучылар хоры яхшы чыгыш ясады. Талантлы педагоглар - Савгач мәктәбеннән Владимир Егоров һәм Яңа Ибрай мәктәбеннән Шамил Мотыйгуллин патриотик җырлар башкардылар. "Салават күпере" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Александр Шуркин һәм яраткан артистыбыз Алим Идиятуллин, икенче мәктәптән Светлана Башатова тамашачыларны чыгышлары белән куандырдылар.


Рәсми өлеш тәмамлангач, чара "Минем язым. Минем Җиңүем" дигән концерт программасы белән дәвам иттте.


Фотолар монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/70--16042015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев