Район газетасы Аксубай муниципаль район советы каршындагы яшьләр парламенты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрү турында хәбәр итә.
22 апрельдә 10 нан 14 сәгатькәчә Аксубайда барлык теләүчеләргә дә георгий тасмалары өләшенә. Тасманы кулга, кием элементларына, сумкага, автомобильгә ( тик тәгәрмәчкә түгел) бәйләргә мөмкин. Акциядә катнашып,...
Район газетасы Аксубай муниципаль район советы каршындагы яшьләр парламенты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрү турында хәбәр итә.
22 апрельдә 10 нан 14 сәгатькәчә Аксубайда барлык теләүчеләргә дә георгий тасмалары өләшенә. Тасманы кулга, кием элементларына, сумкага, автомобильгә ( тик тәгәрмәчкә түгел) бәйләргә мөмкин. Акциядә катнашып, сез Бөек Ватан сугышы фронтларында дошманга каршы көрәшкән, тылда Җиңүне якынайту өчен көнне-төнгә ялгап тир түккән сугыш һәм хезмәт батырлары, сугыштан кайтып тыныч тормышта вафат булганнар истәлеген хөрмәтләп, аларга рәхмәтегезне белдерәсез.
Георгий тасмаларын
Ленин урамы, 6 нчы йорт (1 нче санлы суд участогы бинасы янәшәсендә);
Мазилин урамы (район хастаханәсе каршындагы автомобильләрне парковкалау урынында),
Романов урамы, 8 нче йорт янында (район Мәдәният йорты ),
Сөлчә урамы, 1 нче йорт каршында (автовокзал территориясе) алырга мөмкин.
Нет комментариев