Газетаның басылып чыгу көне үзгәрә
Киләсе атнада укучылар газетаның бары тик бер генә санын алачак. Бу календарьдагы кызыл даталар белән бәйле - 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә - Татарстан Конституциясе көне. Чәршәмбе эш көне түгел, шуңа күрә чәршәмбе саны чыкмаячак. Ә менә аннан соңгы сан газета укучыларга җомга көнне түгел, ә пәнҗешәмбе...
Киләсе атнада укучылар газетаның бары тик бер генә санын алачак.
Бу календарьдагы кызыл даталар белән бәйле - 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә - Татарстан Конституциясе көне. Чәршәмбе эш көне түгел, шуңа күрә чәршәмбе саны чыкмаячак. Ә менә аннан соңгы сан газета укучыларга җомга көнне түгел, ә пәнҗешәмбе көнне киләчәк. Альтернатив язылучыларның газетаны алырга пәнҗешәмбе көнне килүләрен үтенәбез, чөнки җомга көнне ял итәбез. Ә реклама бирүчеләр белдерү, котлауларны алданрак килеп бирсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев