Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Газета укучылар һәм реклама бирүчеләр, безнең белән булыгыз!

Газетабыз юбилее - аның оешуына 85 ел тулган елда "ТАТМЕДИА"АҖ филиалы район газетасы редакциясе, мөхтәрәм газета укучылар һәм реклама бирүчеләр, сезнең өчен берничә проектны тормышка ашырды. Газетага язылу өчен - редакциягә Февраль аенда "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" район газеталарына альтернатив язылу старт алды. Газетага язылу өчен редакциягә килергә...

Газетабыз юбилее - аның оешуына 85 ел тулган елда "ТАТМЕДИА"АҖ филиалы район газетасы редакциясе, мөхтәрәм газета укучылар һәм реклама бирүчеләр, сезнең өчен берничә проектны тормышка ашырды.



Газетага язылу өчен - редакциягә
Февраль аенда "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" район газеталарына альтернатив язылу старт алды. Газетага язылу өчен редакциягә килергә һәм 300 сум түләргә, аны чыккан көнне шулай ук редакциядән килеп алырга мөмкин. Инде 200 кеше альтернатив язылды. Июль аеннан 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу оештырылды. Без сезне язылу, газета алу өчен килүегезне һәм аралашу өчен генә дә көтеп калабыз.


Хезмәттәшлеккә чакырабыз
Газета редакциясе кибетләре булган эшмәкәрләрне районның торак пунктларында альтернатив язылу буенча килгән газеталарны тарату өчен хезмәттәшлеккә чакыра. Сезнең һәркайсыгыз шәхси эшләр буенча һәр көнне диярлек Аксубайга килә. Сездән кибеткә ашамлыклар алырга килүче авылдашларыгыз исеменә подписка оформить итү генә сорала. Ә инде алар кибеткә кабат килгәч, газетаны кулларына тапшырасы гына кала. Моннан икеләтә файда көтелә: тотрыклы эш хакы һәм керем - кибеткә газета алырга килгән кеше нәрсә булса да сатып алачак бит инде. Ә инде газетага язылучы һәр 100 кеше өчен редакция эшмәкәрләргә, һәрберсе 12 квадрат сантиметр тәшкил иткән бушлай ике белдерү бирү сыйфатында бонус бүләк итә.


Ике көн эшлибез, биш көн ял итәбез
Сез өстәмә акча эшләү өчен эш эзлисезме, яки атнасына 3-4 сәгать эшләп, биш көн ял итү турында хыялланасызмы? Шулай булса, редакциягә килегез һәм курьер-почта ташучы булып эшкә урнашыгыз. Эшегез шуннан гыйбарәт - газетага альтернатив яздырасыз һәм газета чыккан көнне, атнасына ике тапкыр, Аксубайда таратасыз. Хезмәт хакыгыз активлыгыгызга бәйле булачак - газетага язылучылар саны күбрәк булган саен, хезмәт хакы да артачак. Без исә турыдан-туры предприятиеләргә, оешмаларга барып та газетага яздыра алабыз.


Электрон язылу
Район чикләрендә яшәүче якташларыбыз өчен газетага электрон язылу төрен тәкъдим итәбез. Моның өчен selnew@mail.ru, электрон тартмага газетага язылу турындагы теләгегезне белдерергә, түләү өчен реквизитларны алырга һәм газетаны алу өчен электрон тартма адресын гына җибәрергә кирәк. Сезгә газетаны чыккан көнне, атнасына ике тапкыр, pdf форматында җибәрәчәкбез. Электрон язылу - ул тулы форматлы газета ("Атна вакыйгалары" республика эчлегеннән тыш), тик фото сыйфатында гына. Электрон язылу бәясе - 250 сум. Мөхтәрәм газета укучылар, район чикләрендә яшәүче туганнарыгызга электрон язылу хакында хәбәр итегез.


Интернет киңлекләрендә
Безнең район газетасының кәгазь версиясендә, (рус һәм татар телләрендә) үз интернет-сайты бар - aksubayevo.ru - "Аксубай". Безнең сайтка керүчеләр саны көннән-көн арта бара. Бүгенгесе көндә 1000 нән артык караучы, 500 дән артык сайтка керүче бар. Безнең ВКонтакте - "Аксубаево Он-лайн"Аксубай районы яңалыклары" битләребез дә бар. Яңалыкларны Фейсбукта, Майлда, Сыйныфташларда укырга мөмкин. Газетабызның юбилей елында без укучыларыбыз өчен сайтта төрле бәйгеләр оештырабыз, иҗат кешеләренә танылырга ярдәм итәбез. Сүз уңаенда, шушы көннәрдә генә "Нәфис калфак" бәйгесе старт алды. Җиңүчеләр редакциядән призлар алачак. Сезне безнең aksubayevo.ru, сайтына кереп, бәйгеләрдә катнашып, призлар алырга чакырабыз. Шулай ук сездән безнең сайтта нәрсәләр укырга теләвегезне белер өчен уй-фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне дә көтәбез. Сез фикерләрегезне безнең сайтның төп битенә яки selnew@mail.ru электрон адреска юллый аласыз.

Үзенчәлекле итеп тәбриклә
Сез кадерле һәм якын кешегезне туган көнендә, юбилеенда яки яшь парларны никах көннәре, хезмәттәшләрегезне һөнәри бәйрәмнәре белән үзенчәлекле итеп тәбрикләп, аларга әйтеп бетергесез шатлык-сөенеч китерә алуыгыз турында беләсезме? Без сезгә иң үзенчәлекле бүләк ясый алабыз - кыйммәт булмаган сумма хисабына сезнең котлауларны, фотосурәтләр белән, үзебезнең сайтта урнаштырабыз. Сайт өчен махсус прайс-бит эшләнгән, әйтик, «котлаулар» сәхифәсендәге фотосурәтсез тәбрикләү бәясе - 100 сум, фотосурәт белән 200 сум. Оешмалардан алынган котлаулар - фотосурәтсез 150 сум, фото белән 300 сум, ә «Авыл таңнары» («Сельская новь», «Ял пурнасе») газеталарында һәм бер үк вакытта сайтта да урнаштырганда - 50 сум ( урнаштыру вакыты - биш көн). Безнең сайт өчен чикләр һәм чакрымнар юк - район, республика, хәтта Россия чикләрендә яшәүче якыннарга да котлаулар юлларга була. Безнең сайт исемен иң эре һәм абруйлы Iiveinternet.ru сайтында җыеп та моңа инанырга була. Безнең сайттны АКШ, Германия, Казахстан, Бразилия, Кырым, Украина, Кыргызстанда да укыйлар. Безне шулай ук Чуашстанда, Удмуртиядә, Мордавиядә, Мәскәү, Ленинград, Самара, Ульян һәм башка өлкәләрдә дә укыйлар. Укып кына калмыйлар, безнең белән язышалар, сайтта урнаштырылган мәкаләләргә карата үзләренең фикерләрен калдыралар.


Имидж өчен реклама баннеры
Сез товар сатарга, район территориясендә генә түгел, шулай ук аның чикләрендә дә үзегезнең хезмәтләрегезне күрсәтергә телисез икән, безнең сайтта урнаштыру өчен рекламага заказ бирегез, чөнки безнең сайтны районда, Татарстан Республикасында гына түгел, Бөтен Россия буенча хәтта чит илләрдә дә укыйлар. Реклама бирүчеләр һәм укучылар өчен без уңайлы интерфейс эшләдек - сезнең реклама билгеле сәхифәдә урын алачак. Әгәр дә игъланыгыз сайтның беренче битендә басылуын теләсәгез, без реклама баннеры - реклама сыйфатындагы график сурәт эшли алабыз. Баннер сезгә клиентларны җәлеп итәргә яки уңай имидж булдырырга ярдәм итә. Баннерны урнаштыру урынын реклама бирүчеләр үзләре билгели. Баннерны биш көн дәвамында урнаштыру бәясе аның күләменә һәм урынына бәйле рәвештә 350 сумнан 700 сумга кадәр. Аны безнең белгечләр дә эшли ала, шулай ук әзер баннер тәкъдим итәргә дә мөмкин. Интернет-сайтка урнаштыру өчен әзер баннерны электрон төрдә CD һәм DVD дискларда doc форматында тәкъдим итәргә. Статик баннерлар өчен рөхсәт ителгән форматлар: jpeg. Статик баннерлар өчен максималь күләм - 150 Kб. Фотоларның максималь күләме - 640 pixels, рөхсәт ителгән күләм - 300 pixels.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев