Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Гарри Поттер” артыннан Лондонга

Заря поселогында яшәүче укучы Родион Васильевка бәхет елмайган. Әнисе Раиса Витальевнаның җиңел кулы белән ул Англиягә юллама откан. Раиса Васильева Савгач почта бүлегендә хат ташучы булып эшли. Почта бүлекләре төп хезмәтләреннән башка халыкка көнкүреш товарлары сату белән дә шөгыльләнә. Раиса Витальевна компакт-диск сатып ала һәм улы исеменнән конверттагы купонны тутырып...

Заря поселогында яшәүче укучы Родион Васильевка бәхет елмайган. Әнисе Раиса Витальевнаның җиңел кулы белән ул Англиягә юллама откан.
Раиса Васильева Савгач почта бүлегендә хат ташучы булып эшли. Почта бүлекләре төп хезмәтләреннән башка халыкка көнкүреш товарлары сату белән дә шөгыльләнә. Раиса Витальевна компакт-диск сатып ала һәм улы исеменнән конверттагы купонны тутырып җибәрә.
Берникадәр вакыт узгач Заря авылына Татарстан почтасыннан шалтыратып, Родионга Гарри Поттерның ватанына юллама отуы турында хәбәр итәләр. Әлбәттә, бу хәбәргә баштан ышана алмый торалар. Хәзер Родион абыйсы Виталий белән бергәләп кызыклы сәяхәткә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев