Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гарәпчә Коръән укый

Яңа Ибрай авылыннан Кәшифә Саттарова кайгы-хәсрәтне күп күрә. -Мин беренче сыйныфка унбер яшьтә генә бардым, - дип сөйли Кәшифә әби. - Бу вакытта әтием Тулада хәрби предприятиедә эшли, мин аның белән рәхәтләнеп хат языша идем инде. Дүрт сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, колхозга эшкә чыктым. Шулай итеп бөтен авырлык...

Яңа Ибрай авылыннан Кәшифә Саттарова кайгы-хәсрәтне күп күрә.



-Мин беренче сыйныфка унбер яшьтә генә бардым, - дип сөйли Кәшифә әби. - Бу вакытта әтием Тулада хәрби предприятиедә эшли, мин аның белән рәхәтләнеп хат языша идем инде. Дүрт сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, колхозга эшкә чыктым.


Шулай итеп бөтен авырлык ундүрт яшьлек кыз җилкәсенә төшә. Әтисе фронтка китә. Өйдә әнисе, Кәшифә һәм тагын алты бала кала. Әнисенә булышырга кирәк була. Атларны, үгезләрне ирләрчә бик тиз һәм оста итеп җигәргә, туарырга өйрәнә, печән, утын ташый. 1944-46 нчы елларда Андреевка, Богдашкинода торф чыгаруда хезмәт куя. 1947 елда "Үсәр" колхозында фермада эшли. Авыл егетләре бер-бер артлы кайта башлыйлар. Кәшифә белән Мәүлет тә бер-берсен ошатып, өйләнешәләр. Бер елдан соң кызлары дөньяга килә, аңа Фәхирә дип исем кушалар. Фәхирә исеме - ул саклаучы фәрештә дигәнне аңлата. Шулай була да, Фәхирә ханым гомере буена әнисен тәрбияләп, аңа терәк була. Кәшифәнең ире Мәүлет шахта ишелеп һәлак булганда, кызчыкка тугыз ай гына була. Кәшифә Сәхап кызы гомерен бердәнбер кызына багышлый.


-Лаеклы ялга чыккач догалар өйрәнә башладым, - дип сөйли хезмәт ветераны.


Намазны бер дә калдырмыйча укый, хәтта гарәпчә дә өйрәнгән (!). Кызы белән яшиләр, ә ял көннәрендә оныклары, оныкчыклары кайтып йөриләр.


Юбилейлы туган көнен Кәшифә әби якыннары һәм туганнары арасында каршылады. Юбилярны район башлыгы Юныс Хәмидуллин да тәбрикләде. Ул Путиннан килгән хатны укып, аңа сәламәтлек, иминлек теләде һәм район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев