Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гадәттән тыш режим игълан ителгән

Дүшәмбедән районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Шуңа өстәп эссе һава саклану сәбәпле июль уртасыннан старт алган янгынга каршы аерым режим да саклана. Августның кызу һавасы үз позициясен бирергә теләми һәм уяулык таләп итә. Өстәвенә, район кырларында эре янгыннарга һәм үзәнлекләрдә коры үләнгә ут кабуга китергән салам калдыкларын яндыру...

Дүшәмбедән районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән.


Шуңа өстәп эссе һава саклану сәбәпле июль уртасыннан старт алган янгынга каршы аерым режим да саклана. Августның кызу һавасы үз позициясен бирергә теләми һәм уяулык таләп итә. Өстәвенә, район кырларында эре янгыннарга һәм үзәнлекләрдә коры үләнгә ут кабуга китергән салам калдыкларын яндыру очраклары бар.
Район МЧС ның территориаль бүлеге камыл, салам калдыкларын яндыру, учак ягуны тыя. Шулай ук урманнарга чыгу да чикләнгән. Гражданнарга һәм шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләренә әзер азыкны корылмаларга янәшә өемнәргә куймаска, янгынга каршы дистанцияне үтәргә чакырып мөрәҗәгать итә.
Янгынның аяусыз һәм куркыныч булуын истән чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев