Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фронтовик һәм хезмәт ветераны

Бөек Ватан сугышы ветераны, орден һәм күпсанлы медальләр иясе, хезмәт ветераны Трофимов Николай Иван улы үткән атнада олы юбилеен билгеләп үтте. Ул Иске Кармәт авылында үз куллары белән төзегән йортта яши. Шул яшенә чаклы сәламәтлеген һәм яшәү дәртен югалтмаган кеше буларак кызыксыну һәм дәһшәтле сугыш елларын үтеп, 90 яшькә җитә...

Бөек Ватан сугышы ветераны, орден һәм күпсанлы медальләр иясе, хезмәт ветераны Трофимов Николай Иван улы үткән атнада олы юбилеен билгеләп үтте.


Ул Иске Кармәт авылында үз куллары белән төзегән йортта яши. Шул яшенә чаклы сәламәтлеген һәм яшәү дәртен югалтмаган кеше буларак кызыксыну һәм дәһшәтле сугыш елларын үтеп, 90 яшькә җитә алуы белән ул күңелдә олы хөрмәт хисләрен уята. Мондый озын гомер һәркемгә дә бирелми. Күпләр аны Николай Трофимов кебек матур һәм лаеклы итеп үткәрә дә алмас иде, ул чын мәгънәсендә җиңүче, авыр сугыш юлларын үткән фронтовик. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ветеранны тәбрик итеп, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм киләсе юбилейда да очрашырга язсын дип теләде, бүләкләр тапшырды.

Николай Трофимов яшьтәшләре кебек дүртенче сыйныфны тәмамлауга ук колхозда эшли башлый. 1942 елда унсигез яшьлек егет фронтка китә. Анда 244нче укчы девизиясендә дошманга каршы көрәшә. Иске Кармәт - күпмилләтле авыл, биредә яшәүчеләр өч телдә иркен сөйләшә. Николай Трофимовның өч телне дә яхшы белүе фронтта да ярап куя.
- Мине килүгә үк сержант итеп билгеләделәр, дип сөйли ветеран. - Ә фронтташлар минем төрле телләрдә башкарылган җыр һәм мәзәкләремне тыңларга ярата иде.

Николай Иванович 1949 елга кадәр хезмәт итә. Туган авылына II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Ордены, "Германияне җиңгән өчен", "Варшаваны азат иткән өчен" медальләре, "Фронтовик 1941-1945" билгесе белән кайта.
Әлбәттә, күкрәгендә мондый медальләр балкыган фронтовикка бик күп кызларның күзе төшә. Әмма ул шулар арасыннан үзенең яраткан Александрасын сайлап ала һәм шул елда ук алар өйләнешәләр.
Николай әфәнде урта мәктәпне экстерн юл белән тәмамлый һәм Лаеш механизаторлар мәктәбендә белем ала. Техника аңа балачактан таныш була.

- Сугыштан соңгы елларда механизаторларның кадере зур иде, - дип искә алды юбилейга килгән Иске Кармәт авылы ветераннар советы рәисе. - Николай безнең өчен үрнәк егеткә әйләнде, бик күпләр комбайнчы булырга хыялланды.
- Җирлектәге биш династия, шул исәптән Трофимовлар тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең хуҗалык миллионер-колхозга әверелде, - дип сөйләде элеккеге музей директоры Рушания Минниханова. - Алар иген кырларында көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган олы хөрмәткә лаек кешеләр.

Шушы хезмәтләре өчен фронтовик "Фидакарь хезмәт өчен" һәм Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.
Николай әфәнде лаеклы ялга мәктәптән китә, биредә ул машина йөртү дәресләре алып бара.
- Ул зур гаилә башлыгы - алты бала әтисе, тугыз онык, иң кечкенәсе Алмазга 5 ай булган, ун оныкчыкка бабай, нык нигез иясе, ышанычлы тормыш иптәше, авылның хөрмәтле кешесе, - дип сөйләде Иске Кармәт җирле үзидарә башлыгы Фәнис Мөсәбиков. - Александра Петровна белән алар 66 ел тигез гомер иттеләр. Николай Трофимов янына без еш кына киңәш сорап киләбез, ул һәрчак ярдәм итә.
- Без әтиебез һәм бабабызны бик яратабыз, хөрмәт итәбез, аның белән горурланабыз, - дип юбилярны бертавыштан балалары һәм оныклары котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев