Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фәхертдин Шәмсетдин улы Шәязданов

Район җәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды. Дүшәмбе, 9 апрель көнне 53 яшендә район газетасы редакторы Фәхертдин Шәмсетдин улы Шәязданов вакытсыз арабыздан китте. Фәхретдин Шәмсетдин улы 1959 елның 23 февралендә ТАССРның Аксубай районы Яңа Кармәт авылында дөньяга килә. Үзенең хезмәт юлын Казан дәүләт педагогия училищесын тәмамлагач Яңа Кармәт төп мәктәбендә башлангыч...

Район җәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды. Дүшәмбе, 9 апрель көнне 53 яшендә район газетасы редакторы Фәхертдин Шәмсетдин улы Шәязданов вакытсыз арабыздан китте.


Фәхретдин Шәмсетдин улы 1959 елның 23 февралендә ТАССРның Аксубай районы Яңа Кармәт авылында дөньяга килә.
Үзенең хезмәт юлын Казан дәүләт педагогия училищесын тәмамлагач Яңа Кармәт төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлый.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң да шул ук мәктәптә физик культура дәресләрен һәм география фәнен укыта, 1988 елның августында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Тугыз айдан аны инициативалы яшь белгеч буларак, яңа төзелә торган 2нче Аксубай урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр.
1990-1993 елларда Ф.Ш. Шәязданов Яңа Кармәт авыл Советы рәисе вазыйфасын башкара.
Тормышының соңгы 18 елын ул район газетасы белән бәйли. 1993 елда, үзгәртеп коруның иң авыр елларында Ф.Ш. Шәязданов район типографиясе коллективын бергә туплап "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" газеталарын өзлексез чыгаруны тәэмин итте. Шул чактагы тырыш хезмәте өчен ул 1995 елда ТРның Матбугат министрлыгы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
2000 нче елда Фәхертдин Шәязданов район газетасы мөхәррире итеп билгеләнә һәм аның үҗәтлеге белән ике елдан Кама аръягы зонасында беренчеләрдән булып безнең район газетасы офсет кәгазьдә бастырыла башлады.
Мөхәррир булып эшләгән кыска гына вакыт эчендә ул коллективны бер йодрык итеп туплап, газетаның сыйфатын күтәрде, хезмәткәрләргә иҗади эшләү өчен барлык шартларны тудырды.
2009 елда Ф.Ш. Шәязданов "Казанның 1000 еллыгы" истәлекле медале белән бүләкләнде, ә 2010 елда "Татмедиа" ААҖның Рәхмәт хатына лаек булды.
Үз эшчәнлегендә мөхәррир газета сыйфаты өчен даими кайгыртып яшәде, моңа газетаның озак еллар дәвамында күп тиражлы булып калуы ачык мисал булып тора.
Фәхертдин Шәязданов исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәхертдин Шәмсетдин улы Шәязданов