Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Федераль льготачыларны яклаячаклар

Торак законындагы үзгәрешләр федераль льготачыларга (инвалидлар, инвалид баласы булган гаиләләр) торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия- ташламалар бирелү тәртибенә дә кагылды. -Үзгәрешләрне исәпкә алу белән, субсидия-ташлама суммасы санагыч җиһазлар күрсәткечләре буенча коммуналь хезмәтләрдән файдалану күләменнән чыгып исәпләнелә, әмма куллану нормативыннан артык түгел. Исәпкә алу җиһазлары булмаганда - нормативка нигезләнеп билгеләнә. -...

Торак законындагы үзгәрешләр федераль льготачыларга (инвалидлар, инвалид баласы булган гаиләләр) торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия- ташламалар бирелү тәртибенә дә кагылды.



-Үзгәрешләрне исәпкә алу белән, субсидия-ташлама суммасы санагыч җиһазлар күрсәткечләре буенча коммуналь хезмәтләрдән файдалану күләменнән чыгып исәпләнелә, әмма куллану нормативыннан артык түгел. Исәпкә алу җиһазлары булмаганда - нормативка нигезләнеп билгеләнә.
- Элек ТКХ өчен фактик исәпләүләрнең 50 процентына ташлама ясала иде, - дип ассызыклады Наил Вәлиуллин.


Норма федераль власть органы карары белән билгеләнгән булуга карамастан, республика җитәкчелеге, татарстанлылар яңалыкларга акрынлап яраклашсыннар өчен, льготачыларны яклауның өстәмә чараларын кертү турында карар кабул итте.


2015 елның октябрендә ташлама күләменең максималь кимү зурлыгы -300, ә ноябрьдә 500 сумнан артмаска тиеш. Декабрьдә ташлама чынлыкта күпме куллануга карап (әгәр чыгымнар нормативтан артык тәшкил итмәсә) яки нормативтан чыгып исәпләнеләчәк.


Айлык кереме 20 мең сумга кадәр булган гражданнар өчен 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның мартына кадәр яңа «ТКХ түләүләренә чыгымнар артуын тигезләүгә компенсация» кертелү инвалидлар өчен социаль ярдәм күрсәтүдә икенче чара булып тора.


-Льготачылар өчен ТКХга түләүләргә чыгымнарның рөхсәт ителгән максималь проценты, керемгә карап, 25 процент тәшкил итәчәк (әгәр дә керем 10 мең сумга кадәр булса), 50 процент (15 мең сумга кадәр), 75 процент (20 меңгә кадәр), - дип аңлатты Наил Салих улы. - Рөхсәт ителгән һәм фактик үсеш арасындагы аерма өстәмә түләү сыйфатында компенсацияләнәчәк.


Гражданнарга бу турыда счет-фактураларның арткы ягында хәбәр ителәчәк, октябрь ае өчен счет-фактураларда үзгәрешләр кагылачак кешеләргә генә түгел, ә инде үзгәрешләр кагылмаячак гражданнар өчен дә мәгълүматлар урнаштырылачак.


Аңлатмалар бирү өчен социаль яклау бүлегендә "кайнар линия" оештырылган: 2-80-91, 2-73-82. Белгечләр сезне кызыксындырган теләсә нинди сорауга җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев