Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Файдалы семинар

"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Трудолюбово» бүлекчәсе базасында семинар-киңәшмә үтте. Семинар эше машина паркында башланып китте. Беренче эш итеп ремонт цехын карадылар. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тулы куәткә бара. Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең Аксубай районы буенча начальнигы Габдрәшит Гелметдинов орлыкларны чәчүгә әзерләүнең мөһимлеге турында сөйләде. УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов җыелучыларны техниканың...

"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Трудолюбово» бүлекчәсе базасында семинар-киңәшмә үтте.


Семинар эше машина паркында башланып китте. Беренче эш итеп ремонт цехын карадылар. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тулы куәткә бара.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең Аксубай районы буенча начальнигы Габдрәшит Гелметдинов орлыкларны чәчүгә әзерләүнең мөһимлеге турында сөйләде.
УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов җыелучыларны техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе һәм ремонт барышы белән таныштырды.
Семинарда катнашучылар товарлыклы-сөтчелек комплексы бүлекчәсендәге терлекләрнең торышы белән дә таныштылар. Әйтергә кирәк, монда сөт савып алу югары дәрәҗәдә бара-"Трудолюбово" бүлекчәсендә һәркөнне 8 тонна сөт савып алалар. Балансланган азык, белгечләрне сайлау һәм эшчеләрнең тәҗрибәсе дә әлеге нәтиҗәләрдә чагыла.
Район башлыгы Камил Гилманов әлеге фактларны билгеләп үтеп, терлекчелекне үстерү юллары турында сөйләде. Ул СХиП министры урынбасары Айдар Салахов һәм "ВАМИН-Татарстан" ААҖ генераль директор урынбасары Марат Фәсхиевны комплекс буйлап йөртте. Аларны "ВАМИН-Аксу" гендиректоры Искәндәр Зәйдуллин һәм "Трудолюбово" бүлегенең башкарма директоры Рәдиф Канәфин озата барды.
Гамәли өлештән соң семинар эше клубта дәвам итте. Монда УСХиП вәкилләре һәм инвесторлар авыл хуҗалыгы производствосын күтәрү нәтиҗәлелеге турында сөйләделәр. Министр урынбасары Айдар Салахов районда фермерлар хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткәне өчен КФХ башлыгы Марат Сафинга СХиП министры Марат Әхмәтов исеменнән исемле сәгать һәм рәхмәт хаты тапшырды.
Аннан соң белгечләрнең укуы үтте. Агробизнес кадрларын кабат хәзерләү буенча татар институты галимнәре аларга авыл хуҗалыгы производствосы икътисадын үстерү юллары, яңа технологияләр турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ВАМИНАксу” агрофирмасы