Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Этләр йөри төркем-төркем

Район үзәге урамнарында көтүләре белән этләр йөри башлады. Бу исә кешеләр, аеруча балалар өчен куркыныч тудыра. Көтүе белән йөргән әлеге хайваннарның үз-үзләрен тотышын алдан белеп булмый - берсе өстеңә ташланса, калганнары да ыргылып килә. Ә инде "туй" вакытларында алар өерләргә җыелалар. Иркендә йөрүче хуҗалы этләргә котыру дигән авыр чир йогарга...

Район үзәге урамнарында көтүләре белән этләр йөри башлады.


Бу исә кешеләр, аеруча балалар өчен куркыныч тудыра. Көтүе белән йөргән әлеге хайваннарның үз-үзләрен тотышын алдан белеп булмый - берсе өстеңә ташланса, калганнары да ыргылып килә. Ә инде "туй" вакытларында алар өерләргә җыелалар. Иркендә йөрүче хуҗалы этләргә котыру дигән авыр чир йогарга да мөмкин. Районның баш санитария табибы Роза Салихова сүзләренә караганда, кешегә бу чир бик тиз йога.


-Котыру чире белән авырган хайваннан авыру йогу өчен аның сезне тешләве мәҗбүри түгел - кулыгыздагы яраны этнең ялавы да җитә,- дип аңлатты ул безнең хәбәрчебезгә һәм берничә мисал китерде. Алар арасында иң гадие дә бар: бала урамда йөргән этне сыйпаган, ә ул аның бияләен ялаган. Бала исә баш киемен төзәткәндә маңгаендагы ярага кагыла һәм шул рәвешле авыру йога.


Узган елда котыру авыруының алты очрагы лабораториядә расланган. Тагын бер очрак күптән түгел генә теркәлгән. Котырган төлке Югары Баланда авылына килеп эләккән. Күз алдыгызга китерегез әле: әгәр дә котыру авыруы белән зарарланган җәнлек эт белән сугышып, бу чирне аңа да йоктырса? Ә бит этләр, хуҗалары бәйдән җибәргәч, өерләргә кушылып, иркендә йөриләр.


-Котыру авыруы белән чирләгән кешене үлем көтә. Дөньякүләм практикада бер генә авыру кешенең дә исән калган очрагы юк әле,-дип сөйли Роза Җәүдәтовна. -Шуңа да, әгәр эт сезне тешләмичә, селәгәен генә тәнегездә калдырса да, кичекмәстән шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Һәр кешенең үз өендә мәчесе яки эте - яратып тәрбияләнгән хайван. Ә инде өердә йөргәндә ул кешене тешләргә дә мөмкин, бу турыда этләрен иркенгә чыгарып җибәргән хуҗалар онытмасыннар иде. Бәлки, бу язманы укыгач кешеләр бераз уйланырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев