Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

этләр күргәзмәсе

Аксубай районы аучылар телендә Кама аръягы зонасының ау этләре үрчетү башкаласы дип исемләнгән. Быел район унөченче ел рәттән иң яхшы токымлы ау этләрен кабул итте. Зональ күргәзмәдә Самара өлкәсе, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай, Әлмәт, Алексеевск, Чирмешән районнары эт үрчетүчеләре катнашты. Ул этләрнең тышкы кыяфәтен билгеләүгә юнәлдерелде. Аксубай районының бу планда...

Аксубай районы аучылар телендә Кама аръягы зонасының ау этләре үрчетү башкаласы дип исемләнгән.



Быел район унөченче ел рәттән иң яхшы токымлы ау этләрен кабул итте. Зональ күргәзмәдә Самара өлкәсе, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай, Әлмәт, Алексеевск, Чирмешән районнары эт үрчетүчеләре катнашты. Ул этләрнең тышкы кыяфәтен билгеләүгә юнәлдерелде.
Аксубай районының бу планда горурланырлыгы бар.

Узган ел Сунар исемле ун яшьлек эт (хуҗасы Михаил Сулейманкин) рус токымлы этләр арасында Татарстан чемпионы итеп танылды. Сунар - бик күп медальләр иясе. Ул бер яшендә көмеш жетоннан алып, зур алтын медаль һәм Чемпион медаленә кадәр алган, ак куян аулау буенча 2 һәм 3 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә аларның алты сыйфатлы токымы бар - шуларның берсе ак куян аулау буенча республика ярышларында ике тапкыр кыр чемпионы булуга ирешкән.

- Аксубай районы безне унөченче ел бик кунакчыл кабул итте. Аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенә, аның әгъзаларына күзәтчелек һәм аучылык кагыйдәләрен төгәл үтәү нәтиҗәсендә җәнлекләр дә, кошлар да үрчетелгән шундый ау хуҗалыгын саклап калганнары өчен рәхмәт белдерәбез, - дип ассызыклады Татарстан ау этләре үрчетү бүлеге белгече Анатолий Лунев. - Аучылык җәмгыяте территориясендә ике көн рәттән ау этләрен сынаганда без моңа ныклап инандык. Монда нәселле этләр үрчетү бурычы да югары куелган.
Аксубай аучылык җәмгыяте рәисе Михаил Сулейманкин, районда нәселле этләр үрчетүгә аерым игътибар бирелә, чөнки күргәзмәгә тәкъдим ителгән этләрнең яртысыннан артыгы районның титул яулаган ау этләре, дип билгеләп үтте.


Татарстан ау этләре үрчетү бүлегенең квалификацияле белгечләре Анатолий Лунев, Борис Исаев һәм аларның ярдәмчеләре төркемнәргә бүленеп, һәр эткә токымы, яше һәм затыннан чыгып бәя бирделәр. Әйтергә кирәк, Аксубай хәзер үзенең эт үрчетү белгече Иван Казаков белән горурлана ала. Ул өч ел дәвамында стажировка үтеп, Мәскәү аша аттестация алган һәм хәзер Татарстан аучылык һәм балыкчылык җәмгыятенең төбәк иҗтимагый оешмасы эксперт төркеме составына керә.


Төрле яшь төркемнәрендә җиңүчеләр арасында Аксубай этләренең булуы сөендерә - рус ау этләре арасында алтын призер - Юрий Докторовның Туман атлы эте, көмеш призер - Анатолий Тихейкинның Дружогы, өйрәтелгән этләр арасында икенче урынны Леонид Охотниковның Лада исемле эте яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев