Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эт һәм тавыкларга арест салдылар

Суд приставлары чираттагы рейдка безнең хәбәрчебез белән чыктылар. Бу юлы әҗәтләре булган кешеләргә баруның максаты мөлкәткә түгел, ә йорттагы малларга арест салу булды. Районның суд приставлары хезмәте ел башыннан әҗәте булган 37 кешенең мөлкәтенә арест салган. 2015 елда Аксубай районы суд приставлары хезмәте тарафыннан 9498 башкару эше кузгатылган, унбер миллион...

Суд приставлары чираттагы рейдка безнең хәбәрчебез белән чыктылар.



Бу юлы әҗәтләре булган кешеләргә баруның максаты мөлкәткә түгел, ә йорттагы малларга арест салу булды.


Районның суд приставлары хезмәте ел башыннан әҗәте булган 37 кешенең мөлкәтенә арест салган.


2015 елда Аксубай районы суд приставлары хезмәте тарафыннан 9498 башкару эше кузгатылган, унбер миллион сумнан артыкка 7412 эш башкарылган.

-Нигездә көнкүреш мөлкәтенә арест салабыз, ә күчемсез милек - фатирлар һәм өйләрне залогка алабыз, - дип аңлатты өлкән суд приставы Альбина Әфләтонова. - Хайваннар дөньясы объектларына арест салуны гамәлгә ашыра башладык, авыл хуҗалыгы районы буларак Аксубай- да яшәүчеләрнең шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек, кош-корт асрала. Бурыч капланмый икән, мөлкәт халыкка сатылачак.


Алимент түләүләре буенча әҗәте булган беренче бурычлы кеше өйдә юк иде, ул акча эшләргә киткән булып чыкты. Бурычлының әтисе аңлатканча, алар улы белән бергә оныкларына ярдәм итәләр икән - киендерәләр дә, балалар бакчасы өчен дә түлиләр. Тик менә килене генә улының "ягага китеп эшләве" белән килешә алмый. Менә шуның өчен башкару листын эшкә җибәрергә һәм әҗәтле ир эшсез торган чор өчен дә алимент түләттерергә карар кылган.
Алдагы сәфәребез - элемтә хезмәтләре өчен юридик затка бурычы булган кешеләргә. Башкару листында күрсәтелгән адрес буенча торак хуҗалары булган ике пенсионер һәм аларның эшкә сәләтле уллары. Алар әҗәтле булуларын улларының эшсез һәм пенсияләренең аз булуы белән аңлаттылар. Һәм алга таба түләргә вәгъдә бирделәр.


-Кешеләр салымнарны, пеня исәпләүләрен, штрафларны түләргә оныталар, бәлки бу турыдагы хатлар аларга килеп ирешмәгән яки озак вакыт өйләрендә булмаганнардыр... Кайчакта әҗәт суммасы алай ук зур да булмый, әмма еш очракта кешеләр бу турыда өйләренә арест белән килгәч кенә беләләр, - диләр суд приставлары.


Алдагы адрес буенча да шулай килеп чыкты - түләнмәгән 162 сум күләмендәге салым акчасы буенча адресат өйдә булмады.


Банкларга әҗәтләре булган кешеләргә дә бардылар. Аксубайда яшәүче ханымның банкка бурычы өч йөз мең сумнан артык тәшкил итә. Приставлар хисапка алу өчен исемлек акты төзеделәр һәм йорт хайваны - эткә арест салдылар. Токымлы этне сатмаска, аның сәламәтлеген кайгыртуны үтенеп, саклау өчен хуҗада калдырдылар, әҗәте булган ханым бурычын түләми икән, этне сатачаклар.


Малларга арест салуга бәйле үткәрелгән рейд әллә ни мактанырлык булмады, әҗәтлеләрнең күпчелегенең эш вакытында өйдә булмавы моңа сәбәп булгандыр бәлки. Шулай да токымлы эттән тыш, тагын 20 тавыкка арест салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев