Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшләр канәгатьләнерлек

Кәкре Күл авыл җирлеге халкының район җитәкчелеге белән очрашуы җанлы мохитта үтте. Халыкта ФАП эшенә кагылышлы сораулар күп туды. Җирлек башлыгы Сергей Елисеев отчетыннан күренгәнчә, җирлек территориясендә ике ФАП эшли. Аларга кагылышлы проблемалар бүген дә бар. Кәкре Күл ФАП бинасы тиешле дәрәҗәдә җылытылмаган, анда телефон юк, ә Түбән Баландада фельдшерның...

Кәкре Күл авыл җирлеге халкының район җитәкчелеге белән очрашуы җанлы мохитта үтте. Халыкта ФАП эшенә кагылышлы сораулар күп туды.


Җирлек башлыгы Сергей Елисеев отчетыннан күренгәнчә, җирлек территориясендә ике ФАП эшли. Аларга кагылышлы проблемалар бүген дә бар. Кәкре Күл ФАП бинасы тиешле дәрәҗәдә җылытылмаган, анда телефон юк, ә Түбән Баландада фельдшерның авыруы сәбәпле озак вакыттан бирле ФАП эшләми.
Узган ел «Россия гражданнарына арзан һәм уңайлы торак», яшь гаиләләргә, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче яшь белгечләргә торак төзү һәм сатып алу программалары буенча бүгенге көндә 2 гаиләгә документлар оформить ителгән. Кәкре Күлдә, Яңа Александровка авылларында берәр йорт (эчке эшләре генә калган) төзелгән. Район башлыгы Камил Гилманов булышлыгы белән Кәкре Күл мәктәбенең беренче катында идәннәргә капиталь ремонт ясалган. Аның территориясендә мәктәп ачылуның 150 еллыгына багышланган зур бәйрәм үткәрелгән. Мәктәп яны участогында мәктәп һәм балалар бакчасы таләпләренә җитәрлек уңыш үстерелгән, уңышның бер өлеше район үзәгендә һәм Казан шәһәрендә үткәрелгән ярминкәләрдә сатыла. Мәктәп укучылары җирлек территорияләрен төзекләндерү чараларында актив катнаша, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә төрлечә ярдәм күрсәтелә.
2011 ел белән чагыштырганда шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы терлекләрнең гомуми исәбе элеккеге дәрәҗәдә кала бирә, ә менә кош-кортлар саны арткан. Җирлектә дуңгызларның ирекле утлап йөрүе күзәтелми.
Җирлек территориясендә 3 суэтем башнясы бар. 2012 елда «Актай» агрофирмасы белән берлектә Югары Баландада артезиан скважинасы, җиде урында су магистрале ремонтланган. Суүткәргеч челтәренең искергән булуы сәбәпле су бәреп чыгу очраклары еш күзәтелә, шуңа бәйле ремонтлау эшләрен үз хисапларына башкаралар.
Түбән Баланда авыл мәдәният йорты коллективы 2011 ел азагында 2 грант отты. Узган ел дәвамында барлык средство да билгеләнеш буенча файдаланылган, җиһазлар сатып алынган, мастерской бинасында тәрәзәләр, ишекләр, җылыту системасы, электр үткәргечләре алмаштырылган. Бинаның фасадын һәм түбәсен ремонтлыйсы гына бар, әмма моның өчен өстәмә средство таләп ителә.
Язын һәм көзен ял көннәрендә зират эчендәге карт куакларны кисү оештырылган, Кәкре Күл авылы янындагы Сөлчә елгасында буа төзелгән. «ТАТЕХ» ЯАҖ авыл җирлегендәге барлык чараларда да зур ярдәм күрсәтә, агымдагы елның көзендә Кәкре Күл авылы территориясендәге чүплек ябылган, моның өчен яңа урын әзерләнгән.
Агымдагы елда пай җирләрен оформить итүне төгәлләү, Александровка авылында күперне ремонтлау планлаштырыла. Урамнарны яктырту фонарьлары санын да арттыру күзаллана. Түбән Баланда авылында су башнясы территориясен тотып алырга, Югары Баланда авыл зираты коймаларын ремонтларга, Кәкре Күл авыл зираты коймаларын да өлешчә яңартырга кирәк.

* * *

Кәкре Күл белән чагыштырганда, Карасуда киңәйтелгән утырыш тыныч һәм нәтиҗәле үтте.


Җирлек башлыгы Фәнгать Идиятуллин башкарылган эшләргә хисап тотты. Карасу авылы кешеләре авыл фельдшеры Малик Зәйниев турында бары тик яхшы фикердә торалар. Аның тырышлыгы белән барлык шартлар тудырылган-үткән ел ФАП ка ремонт ясауга йөз мең сум акча тотылган.

Авылда мөгезле эре терлек асрауга кагылышлы эш җайга салынган. Кайбер хуҗалыкларда 4-5 әр, хәтта 13 әр баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуның нәтиҗәсендә сөт җыю арта, җирлектә кышкы чорда көненә 600-700 әр литр сөт тапшыралар. Моннан тыш, авыл кешесе хәзер артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен кемгә кыйммәтрәк бәядән сату кирәклеген сайлый ала.
Җирлек 348,9 мең сум күләмендә үз керемен алып, суэтем башнясы һәм скважинасының техник паспортын ясаткан. Башня һәм скважинага ремонт ясалган. Каты көнкүреш калдыклары полигонының техник паспортын ясату эше алып барыла. Карасулылар үз территорияләрен тәртиптә тоталар. Әлеге эштә җирле мәктәп зур булышлык күрсәтә. Узган ел Карасу елгасы аша күпер төзү төгәлләнгән. Мәчет тәрәзәләре пластикка алмаштырылган, моның өчен 200 мең сум акча тотылган. Авыл клубы өчен 40 мең сумлык музыка җиһазы сатып алынган.
2013 елда авыл мәдәният йортына ремонт ясау планлаштырыла, обелиск та, Сөлчә елгасы аша салынган күпер дә яңартуны таләп итә, җир пайларын оформить итүне төгәллисе бар.
Шулай ук полиция участковые Денис Альдиванов чыгышын да аерым билгеләп үтәсе килә. Аның чыгышы шуның белән аерылып торды, ул коры саннар атау белән генә чикләнмәде, халык белән җанлы сөйләшү алып барды.

* * *

Иске Татар Адәмсуы җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина отчетыннан күренгәнчә, мәдәният өлкәсендә күп эшләр башкарылган.


Татар Адәмсуы авылы мәдәният йортында һәм китапханәдә ремонт эшләре башкарылган. Майна һәм Такталы авыл мәдәният йортларына косметик ремонт ясалган, Яңа Чуаш Адәмсуы авылы клубында җылыту системасы яңартылган. Бу көннәрдә совет бинасын ремонтлау дәвам итә.
Чүплек торышы җирлектә иң кискен проблема булып кала. Энҗе Мидхәтовна әлеге мәсьәләдә инвесторның булышлык итүен сорады. Бигрәк тә җәй көне янгын куркынычсызлыгы тудырган буш йортлар борчу уята.
Иске Татар Адәмсуы халкы күпфункцияле мәдәни үзәк турында хыялланалар. Ә Татар Майнасы авылы кешеләре райпо кибете бинасын спортзал һәм ФАП итеп файдаланырга тәкъдим ясадылар. Тулаем алганда, җирлек халкы барыннан да канәгать, алар аздан да тәм табып яшәргә күнеккәннәр - өйләрендә ут, су, телефон бар, өйләре газ белән җылытыла, Интернеттан, кабельле яки Триколор телевидениедән файдаланалар.

* * *

Емелькино җирлеге башлыгы Нина Михайлова Совет эшенә анализ ясап, соңгы елларда бюджетның керем өлеше өстендә даими эшләүгә карамастан, җирлек базасы чикләнгән булу сәбәпле кайбер мәсьәләләрнең әле дә булса хәл ителмәвен билгеләп үтте.


Нигездә бюджет салым җыю хисабына формалаша. Үзтабыш алу планы 119 процент тәшкил итә, бу 428 мең 373 сум. Суүткәргечтән барлык җирлек буенча бары тик Сосновка авылы халкы гына файдалана. Калганнарында су трассасы тулысы белән юк. Яңа Чуаш Адәмсуы авылының өч урамында электртапшыргыч линияләр начар хәлдә.
Соңгы елларда сыерлар баш санының күзгә күренеп кимүе күзәтелә. Сыерларның лейкоз белән авыруы төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Хәер шул шартларда да сөт 2011 елга караганда 10 тоннага күбрәк сатылган. Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан алынган тулаем керем 7 миллион 900 мең сум тәшкил иткән.
Емелькинода районда беренче буларак күпфункцияле мәдәни үзәк төзелде. Әмма башка торак пунктлардагы авыл клублары ремонт таләп итә. Яңа Чуаш Адәмсуында ФАП булмау җирлектә сәламәтлек саклауга кагылышлы төп проблема булып тора.
Агымдагы елга бурычларга килгәндә, күпергә, клуб түбәсенә ремонт ясау, Иске Чуаш Адәмсуында чишмәләрне ремонтлау, Сосновкада күпер төзү, Яңа Чуаш Адәмсуы күперенә өлешчә ремонт ясау. Ә юллар биредә ничәмә-ничә еллар агымында көн кадагындагы мәсьәлә булып кала. Емелькинолылар якын араларда, ал тасманы кисеп, яңа трасса буйлап хәрәкәт итүләренә ышанып калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев