Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшләнгән һәм башкарыласы эшләр

Утырышларда район башлыгы Камил Гилманов, депутатлар, район предприятиеләре, оешмалары, җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченныйлары катнаша. Районның авыл җирлекләре башлыклары депутатлар корпусы һәм торак пунктлар халкы алдында 2014 елда башкарылган эшләр турында хисап тоталар һәм быелгысы елга планнар белән уртаклашалар. 2014 ел нинди вакыйгалар белән истә калды һәм 2015 елда нинди эшләр...

Утырышларда район башлыгы Камил Гилманов, депутатлар, район предприятиеләре, оешмалары, җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченныйлары катнаша. Районның авыл җирлекләре башлыклары депутатлар корпусы һәм торак пунктлар халкы алдында 2014 елда башкарылган эшләр турында хисап тоталар һәм быелгысы елга планнар белән уртаклашалар. 2014 ел нинди вакыйгалар белән истә калды һәм 2015 елда нинди эшләр көтелә?
Иске Ибрай авыл җирлеге
Авыл җирлеге башлыгы Әхмәтсафин Хамзә Харис улы.
Иске Ибрай авыл җирлегендә 1913 кеше яши, шуның 485е пенсионерлар, 520 се эшкә сәләтле, 185 мәктәп укучысы, 42 мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. 636 хуҗалык исәпләнә.
Социаль билгеләнештәге объектлар: участок дәвалау амбулаториясе, мәктәп, балалар бакчасы, клуб.
Җирлек территориясендә 80 баш мөгезле эре терлеге, 4 пилорамасы булган эре фермер Марат Сафин эшли.
2014 елда башкарылган күләмле эшләр: терлекләр өчен көтүлек булдырылган, суэтем башнясы сатып алынган, халык көче белән Хәйров һәм Киров урамнарында юллар норматив хәлгә китерелгән, буалар төзелгән, 12 километр озынлыкта яңа электр үткәргеч линиясе сузылган.
Җирлектәге хәл итәсе мәсьәләләр: су белән тәэмин итү, электр энергиясе мәсьәләсе (16 километр озынлыкта яңа электр үткәргеч сузу таләп ителә), көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, авыл зиратын тәртиптә тоту, карт агачларны кисү.
2015 елга планнар: җирлек бюджетында финанс мөмкинлеге булу белән югарыда телгә алынган мәсьәләләрне хәл итү һәм клубның җылыту системасын үзгәртеп кору (бина 1978 елда төзелгән).
Яңа Ибрай авыл җирлеге
Җирлек башлыгы Кәбиров Фәһим Хаммәт улы.
Халык саны 1504 кеше, шуның 563е пенсионерлар, 647 се хезмәткә сәләтле, 126 мәктәп укучысы, 51 мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. 406 хуҗалык исәпләнә.
Социаль билгеләнештәге объектлар: мәктәп, балалар бакчасы, клуб, почта, фельдшер-акушерлык пункты. Җирлек территориясендә «АксуАгро» җитәкчелегендә эре инвестор эшли, аерым янгынга каршы пост урнашкан.
2014 елда башкарылган күләмле эшләр: мәктәп капиталь ремонтланган, универсаль ачык спорт мәйданчыгы, модульле ФАП төзелгән, урамнарны яктырту эше дәвам ителгән, яңа скважина борауланган һәм яңа суэтем, кәрәзле элемтә башнялары урнаштырылган, Иске Ибрайдан Яңа Ибрайга кадәр юл капиталь төзекләндерелгән, 6 буа төзелгән, көтүлекләр һәм чүп түгү урыннары билгеләнгән, халык көче белән 4-5 километр озынлыгында урам юллары, чишмә төзекләндерелгән.
Җирлектәге хәл итәсе мәсьәләләр: су белән тәэмин итү системасының таушалган хәлдә булуы, авылны төзекләндерү, чүп түгү урынын норматив хәлгә китерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев