Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшләнгән һәм башкарыласы эшләр

Аксубай районның авыл җирлекләре башлыклары депутатлар корпусы һәм торак пунктлар халкы алдында 2014 елда башкарылган эшләр турында хисап тоталар һәм быелгысы елга планнар белән уртаклашалар. 2014 ел нинди вакыйгалар белән истә калды һәм 2015 елда нинди эшләр көтелә? Беловка авыл жирлегенә Яңа Үзи, Беловка, Сергеевка, Алексеевка, Федоровка авыллары керә. Җирлек...

Аксубай районның авыл җирлекләре башлыклары депутатлар корпусы һәм торак пунктлар халкы алдында 2014 елда башкарылган эшләр турында хисап тоталар һәм быелгысы елга планнар белән уртаклашалар. 2014 ел нинди вакыйгалар белән истә калды һәм 2015 елда нинди эшләр көтелә?
Беловка авыл жирлегенә Яңа Үзи, Беловка, Сергеевка, Алексеевка, Федоровка авыллары керә.
Җирлек башлыгы Мәхмүтов Илсур Рәхимҗан улы.
Халык саны - 965 кеше, шуның 179ы балалар.
2014 елда башкарылган эшләр: Яңа Узи балалар бакчасы һәм Алексеевка клубына косметик ремонт ясалган, үләт базы коймасы ремонтланган, Сергеевка поселлогына кадәр 450 метр озынлыктагы юлга чуерташ җәелгән, Сергеевка зираты койма белән әйләндереп алынган, суэтем башнясы сатып алынган.
2015 елга бурычлар: Яңа Үзи авыл мәдәният йортының җылыту системасын ремонтлау һәм янгын сигнализациясе урнаштыру, сигналны ЕДДСка тоташтыру, Беловка авыл мәдәният йорты бинасы тирәсен төзекләндерү һәм тәрәзә-ишекләрне алмаштыру, "Иң чиста ишегалды" бәйгесен оештыру, Беловка күперен капиталь ремонтлау, Яңа Үзи юлына ком түшәү, һәйкәл һәм обелискларны капиталь ремонтлау, Иске Үзи авыл җирлеге территориясен төзекләндерү.
Иске Үзи авыл җирлегенә Иске Үзи, Яңа Баланда, Яңа Мокшино авыллары керә.
Җирлек башлыгы Айдова Надежда Владимировна.
Халык саны - 984 кеше.
2014 елда башкарылган эшләр: санитар чистарту, яшелләндерү, ике торак пунктта урамнарны яктырту тулысынча санагычларга тоташтырылган, су башнясы насосы алмаштырылган, Иске Үзи зиратында кирәк-яраклар кую өчен кечкенә бина төзү эше башланган, Түбән Баланда авылында "Калина" чишмәсе төзекләндерелгән, Иске Үзи авыл мәдәният йортына косметик ремонт ясалган, якшәмбе мәктәбе бинасы төзелә.
2015 елга бурычлар: Яңа Мокшинода зират коймаларын алмаштыру, Яңа Мокшинода һәм Иске Үзидә елга аша чыгу күперләрен, "Калина" чишмәсе куполларын төзү эшләрен төгәлләргә, урамнарны яктыртуны санагычларга тоташтырырга.
Яңа Аксубай авыл җирлегенә Яңа Аксубай, Киса, Азат, Федоровка, Кече Аксубай торак пунктлары керә.
Җирлек башлыгы Сулейманкин Михаил Максимович.
Социаль билгеләнештәге объектлар: өч башлангыч мәктәп, ике балалар бакчасы, ике мәдәният учагы, ике китапханә, өч фельдшер-акушерлык пункты, бер почта бүлеге.
Халык саны - 1192 кеше, шуның 671е хезмәткә сәләтле, 283 пенсионер, 18 яшькәчә 238 бала бар. Хужалыклар саны - 315.
Күләмле эшләр: Кече Аксубайда суүткәргеч сузылган, Яңа Аксубайда янгын сүндерү гидранты урнаштырылган, урамнарны яктырту, торак пунктларда юлларны тигезләү, авыл клубларында агымдагы ремонтлау эшләре алып барылган.
Җирлек проблемалары: Кисада урамнарны яктырту мәсьәләсе, Киса авыл клубында җылыту системасын алмаштыру, янгын сигналы кую, ишек-тәрәзәләрне алмаштыру, Яңа Аксубайда ФАП бинасы җимерек хәлдә.
2015 елга планнар: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына обелискларны косметик ремонтлау, Киса авылында күпер төзү һәм урам яктырткычларын монтажлау, Яңа Аксубайда һәм Азатта суэтем башнясын, Яңа Аксубай авыл мәдәният йортында янгын сигналын урнаштыру, Яңа Аксубайда ФАП төзү һәм урам яктырткычлары кую, Федоровка, Азат торак пунктларында бишенче электр үткәргечен монтажлау.
Яңа Кармәт авыл җирлегенә Рус Кармәте, Яңа Кармәт, Яңа Дума, Ямбай, Индустриаль торак пунктлары керә.
Җирлек башлыгы Шакиров Илнур Рәшит улы.
Социаль билгеләнештәге объектлар: бер урта, бер төп, бер башлангыч, ике балалар бакчасы, өч мәдәният учреждениесе, өч фельдшер-акушерлык пункты.
Халык саны - 1074 кеше, шуның 504 е эшкә сәләтле, 378 се пенсионер, 158 бала бар.
Узган елда башкарылган күләмле эшләр: Яңа Дума урта мәктәбендә ремонт үткәрелгән, Яңа Дума авыл мәдәният йорты бинасының ишек-тәрәзәләре алмаштырылган, фасады төзекләндерелгән, Яңа Дума авылына керү капкасы куелган, өч урында чокырлар аша чыгу юллары ремонтланган, су агу торбалары урнаштырылган, Яңа Кармәт юлына ком түшәлгән, Яңа Кармәт авылын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү эшләре башкарылган, Рус Кармәте, Яңа Кармәт авылларында урам яктырткычлары куелган.
2015 елга планнар: Яңа Кармәт, Рус Кармәте авылларының мәдәният учреждениеләре биналарын ремонтлау, Яңа Кармәттә суүткәргеч торбалар сузуны, обелиск төзү, калган торак пунктларда да обелискларны төзекләндерүне төгәлләү, Яңа Дума авылында Кармәт елгасында буа төзү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев