Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эш гөрләп бара

Әмма бу уку елының тәмамлануына һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүгә генә бәйле түгел. Мәктәптә капиталь ремонт алып барыла. Яңа Дума урта мәктәбе капиталь ремонтлау программасына кергән. Бу максатларга 6,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу көннәрдә мәктәпнең алгы ягын аклы-зәңгәрле металл-сайдинг белән тышлау эшләре төгәлләнеп килә. Иске тәрәзәләр урынына пластиклар куелды....

Әмма бу уку елының тәмамлануына һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүгә генә бәйле түгел.


Мәктәптә капиталь ремонт алып барыла. Яңа Дума урта мәктәбе капиталь ремонтлау программасына кергән. Бу максатларга 6,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.


Бу көннәрдә мәктәпнең алгы ягын аклы-зәңгәрле металл-сайдинг белән тышлау эшләре төгәлләнеп килә. Иске тәрәзәләр урынына пластиклар куелды. Мәктәптә санузеллар ясалган, кабинетларга заманча ишекләр куелган. Белем бирү учреждениесенең җылыту системасы да ремонтланган.
-Ремонт эшләре озакка сузылмас, чөнки подрядчы үз эшен вакытында башкара. Коллектив та тырыша,-дип сөйли мәктәп директоры Энҗе Хәйретдинова. Узган ел әлеге мәктәп "Мәктәп дәресләрдән соң" гранты буенча "Мәктәп алды тәҗрибә участогы" номинациясендә кирәк булган барлык авыл хуҗалыгы агрегатлары белән тракторга ия булды. Шуңа да быелгы язда участоктагы эшләрне алып бару күпкә җиңелрәк иде. Трактор руле артына тәҗрибәле белгеч (Мансур Хәйруллин) утырды. Ул егерме биш елдан артык вакытын мәктәпкә багышлаган.
Без килгән көнне монда эшләр гөрләп бара иде. Өлкән сыйныф укучылары җитәкчеләр белән бергә түтәлләр эшкәртә, укытучылар чәчәкләр утырталар иде

-Әгәр театр элгечтән башланса, мәктәп капкасын ачып керүгә үк, аның йөзе күзгә ташлана, - дип сөйли директор. Килгән кеше үзен әйбәт хис итсен өчен, ул капкадан керүгә үк уңай фикер тудырырга тиеш. Кайбер җитәкчеләр эш тышкы матурлыкта түгел, эчке яктагы мохитта, дип уйлыйлар һәм еш кына ялгышалар. Шуңа да чәчәк түтәлләренең дизайны өстендә бөтен коллектив эшли. Чәчәкләрне җәй буена карап торырга да кирәк бит әле. Укытучылар да, укучылар да аллы-гөлле, күз явын алырдай чәчәкләргә күмелгән клумбалар кешеләргә шатлык китерсен өчен бөтен тырышлыкларын куялар.


-Ирле-хатынлы укытучыларның икесе дә бер эш белән шөгыльләнсә бик әйбәт икән ул,-дип дәвам итә сүзен Энҗе Җәмиловна. -Мәсәлән, Вәлиуллиннар: технология укытучысы Җәүдәт Әсхәтович туфрак әзерләү белән мәшгуль, ә хатыны Алсу Шакирҗановна чәчәкләр утырта. Алар икесе дә һәр эшкә иҗади якын килә белүче, хезмәт сөючән кешеләр, үз алларына куйган бурычны үзләре үк үтиләр дә. Нәтиҗәдә-яздан алып караңгы көзгә кадәр мәктәп бакчасында үскән чәчәкләр тирә-якка ямь өстәп, гүзәллек тудырып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев