Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Есенин укулары

Мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә Сергей Есенинның тууына 120 ел тулуны билгеләп үттеләр. Район үзәгендәге өченче мәктәптә бу нисбәттән "Есенин укулары" үткәрелде. Быел шагыйрьнең шигырьләрен дистәләгән укучы укыды. Чараны оештыручылар китапханәче Фәридә Фәизова һәм тел белгече Валентина Селезнева балаларга Есенинның иҗаты турында аңлаешлы, күңел түренә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. Аның шигырьләренә язылган...

Мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә Сергей Есенинның тууына 120 ел тулуны билгеләп үттеләр.



Район үзәгендәге өченче мәктәптә бу нисбәттән "Есенин укулары" үткәрелде. Быел шагыйрьнең шигырьләрен дистәләгән укучы укыды. Чараны оештыручылар китапханәче Фәридә Фәизова һәм тел белгече Валентина Селезнева балаларга Есенинның иҗаты турында аңлаешлы, күңел түренә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. Аның шигырьләренә язылган романслар яңгырады. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Валентина Жирнова һәм Людмила Никонова балаларның шигырь уку осталыкларына бәя бирделәр. Иң яхшы укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев