Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Емелькинолылар – призерлар өчлегендә

Емелькино урта мәктәбенең "Факел" командасы Чистайда узган "Аҗаган-2015" хәрби-спорт уенының зональ этабында уңышлы чыгыш ясады. Аның нәтиҗәсе - 3 урын! ТИН укытучысы Алексей Никитин укучылары югары әзерлек дәрәҗәсе һәм бердәм булулары белән аерылып тордылар. Алар гомумхәрби саклану костюмын кию буенча иң яхшы нәтиҗәгә ирештеләр; Калашников (АК-74) автоматын сүтеп җыю һәм...

Емелькино урта мәктәбенең "Факел" командасы Чистайда узган "Аҗаган-2015" хәрби-спорт уенының зональ этабында уңышлы чыгыш ясады.



Аның нәтиҗәсе - 3 урын! ТИН укытучысы Алексей Никитин укучылары югары әзерлек дәрәҗәсе һәм бердәм булулары белән аерылып тордылар. Алар гомумхәрби саклану костюмын кию буенча иң яхшы нәтиҗәгә ирештеләр; Калашников (АК-74) автоматын сүтеп җыю һәм йөгерү буенча - 2 урыннарны, сафка төзелеп йөрү һәм көч әзерлеге, "Россия символлары" плакаты буенча 3 урыннарны алдылар. Шәхси зачетта көч әзерлеге буенча Дмитрий Ильин өченче призер булды. Мәктәпнең хәрби патриотик эш буенча тупланган бүләкләр җыелмасына бронза кубок һәм өченче урын өчен Диплом да өстәлде.

Фото http://<a target="_blank" href="http://www.sosh17-nowch.edu.cap.ru/Home/4678/zarnica_orlenok/emblema_uarmeicev.bmp">http://www.sosh17-nowch.edu.cap.ru/Home/4678/zarnica_orlenok/emblema_uarmeicev.bmp</a> сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев