Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Елның иң яхшы тәрбиячесен сайладылар

Әлеге исемгә гомуми үсеш тибындагы "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Сидорова лаек булды. Ирина Владимировна егерме ике ел "Буратино" балалар бакчасында сабыйларга тәрбия бирә. Үзенең эшендә иң мөһиме балаларга карата хөрмәт һәм ярату, дип саный. Аның хезмәт девизы: хәл итү, эзләнү, иҗат итү, хыяллану һәм гасыр ритмында кешелеклелек сыйфатларын саклап...

Әлеге исемгә гомуми үсеш тибындагы "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Сидорова лаек булды.

Ирина Владимировна егерме ике ел "Буратино" балалар бакчасында сабыйларга тәрбия бирә. Үзенең эшендә иң мөһиме балаларга карата хөрмәт һәм ярату, дип саный. Аның хезмәт девизы: хәл итү, эзләнү, иҗат итү, хыяллану һәм гасыр ритмында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу.
-Бу бәйге яңа дөнья ача, - дип фикерләре белән уртаклашты бәйге җиңүчесе. -Эшләү, ачышлар ясау, камилләшү өчен куәтле этәргеч бирә.
Ирина Сидорова дүрт ел элек тә шуңа охшаш бәйгедә катнашкан иде. Ул вакытта аңа "Инновацион эшләр" номинациясендә җиңү бәхете елмайды.
Бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 17 гариза тапшырылган иде. Беренче читтән торып катнашу турында бәйге конкурсантлары иҗади материаллар һәм педагогик концепцияләр тәкъдим иттеләр. Беренче тур нәтиҗәләре буенча биш тәрбияче бәйгенең икенче турына уздылар. Һәм нәкъ менә алар районның иң яхшы тәрбиячесе исеме өчен көч сынаштылар да инде.
Бәйгедә катнашучылар ачык педагогик чаралар, иҗади презентацияләр үткәрделәр. Быел бәйге "Кояшкай" балалар бакчасында узды. Катнашучылар да, жюри әгъзалары да конкурс эшләренең яхшы әзерлеген билгеләп үттеләр.
1 урынга - "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Сидорова, икенче урынга "Ләйсән" балалар бакчасыннан Алена Альметкина, өченче урынга "Кояшкай" балалар бакчасыннан Марина Хисамова лаек булды.
"Радуга" балалар бакчасыннан Наилә Галлямова - "Йөрәгемне балаларга бирәм", Савгач балалар бакчасыннан Валентина Никифорова "Иҗади тәрбияче" номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев