Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Элемтәчеләр – ветераннарга

Район элемтәчеләре ветераннарга һәм сугышта катнашучыларга үз бүләкләрен тапшырдылар. Җиңү көне алдыннан Карасу авылында Әлмәт шәһәре электр элемтәсе челтәрләренең төп оешмасы тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмне ачып, "Таттелеком" ААҖ генераль директоры урынбасары - Әлмәт ЗУЭС җитәкчесе, якташыбыз Рамил Гарифуллин үзенең ветераннарга үзенчәлекле мөнәсәбәте турында әйтеп үтте. - Минем бабам...

Район элемтәчеләре ветераннарга һәм сугышта катнашучыларга үз бүләкләрен тапшырдылар. Җиңү көне алдыннан Карасу авылында Әлмәт шәһәре электр элемтәсе челтәрләренең төп оешмасы тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы үтте.



Бәйрәмне ачып, "Таттелеком" ААҖ генераль директоры урынбасары - Әлмәт ЗУЭС җитәкчесе, якташыбыз Рамил Гарифуллин үзенең ветераннарга үзенчәлекле мөнәсәбәте турында әйтеп үтте.


- Минем бабам сугыш ветераны һәм хөрмәткә лаек кеше иде. Безнең гаиләдә һәр елны 9 майга Карасу авылына кайту йоласы бар иде. Әлеге бәйрәм безнең өчен зур шатлык - бабам орден-медальләрен тагып, митингларда чыгыш ясаганда, мин һәрчак бабам белән горурлана һәм Бөек Ватан сугышы солдатлары алдында баш ия идем, - дип билгеләп үтте Рамил Гарифуллин. - Бүгенге чара - ул бабам һәм аның авылдашлары алдында Бөек Җиңү өчен олы бурыч. Аның 70 еллык юбилеен авылда ике ветеран - Ислам Әхмәт улы Даутов һәм Шәяхмәт Вәлиәхмәт улы Хәсәновның каршы алуы сөенечле күренеш, әлбәттә. Сезнең алда баш иям!


Ул ветераннарга бүләкләр тапшырды, чәчәкләр һәм истәлеккә календарьләр бүләк итте. Фронтта һәм тылда Җиңү өчен көрәшкән барлык карасулылар биографиясен язып, компания календарьләрне, юбилей көненә багышлап, махсус чыгарткан.


Әлки, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Спасс, Әлмәт, Баулы, Азнакай районара элемтә челтәрләре хезмәткәрләре бүләккә бәйрәм концерты - Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган иң яхшы чыгышларны алып килгәннәр. Татар эстрадасы артисты Илнар Сәйфиевның чыгышы да карасулылар өчен искиткеч бүләк булды.


- Компания белән хезмәттәшлек бер көнлек кенә түгел. Юбилей елына багышланган чаралар кысаларында, якын арада үзәк мәйданда, сугышта катнашучыларның исемнәре мәңгеләштерелгән парк янында урнашкан электр элемтәсе челтәрләре бинасы фасадына ремонт ясалачак, - дип аңлатма бирде бәйрәмгә килгән район башлыгы Камил Гилманов.


-Акциянең Җиңү көне алдыннан, нәкъ менә безнең районда старт алуына без шатланып бетә алмыйбыз, - дип билгеләп үтте Аксубай РУЭС җитәкчесе Наил Фәттахов. - Ветераннарны бәйрәм белән котлап, без аларга кабат Җиңү өчен рәхмәт әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев