Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Экстремизмга – юк!” айлыгы старт алды

Әлеге акция Татарстанда дүртенче ел рәттән Республикада халыкара һәм конфессиональара килешүләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук җәмәгать фикерен булдыру өчен уздырыла. Айлык план Президент боерыгы белән расланган. Аны уздыруда прокуратура, тәртип саклау органнары, иҗтимагый оешмалар, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре, ММЧ, җәмәгатьчелек актив катнашты. Айлык барышында экстремизмга каршы...

Әлеге акция Татарстанда дүртенче ел рәттән Республикада халыкара һәм конфессиональара килешүләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук җәмәгать фикерен булдыру өчен уздырыла.


Айлык план Президент боерыгы белән расланган. Аны уздыруда прокуратура, тәртип саклау органнары, иҗтимагый оешмалар, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре, ММЧ, җәмәгатьчелек актив катнашты. Айлык барышында экстремизмга каршы юнәлештәге чаралар- гомуми белем дәресләре, рәсемнәр һәм иншалар бәйгесе, укучылар катнашында түгәрәк өстәлләр, спорт уеннары, халык лекцияләре һ.б. уздырыла. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә - бу чорда экстремизмны профилактикалау чаралары көчәйтелә. Террорчылык куркынычы барлыгына шик туганда 8 (843) 231-45-55 яки 8 (843) 231-45-45 ( Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль хезмәт иминлеге Идарәсе) телефоннары буенча шалтыратуыгыз сорала. Аксубай районында ышаныч хезмәте телефоннары: 2-85-99 - район башлыгы каршында эшләүче экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе, 2-72-62 -прокуратура, 2-79-74 -Аксубай районы буенча Россия МВД бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев