Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Егетләр Армиягә китә: Кем Самарага, кем Сахалинга

Иртәдән үк салмак кына йомшак, юеш кар явып торды. Хәрби комиссариат капкасы янындагы мәйданда озатучылар җыелды. Әле анда, әле монда җырлар ишетелде, әләмнәр җилфердәде - якыннары армиягә чакырылган 12 егетнең күңелен әнә шулай күтәрделәр. -Сезнең барысы да имин булачагына ышанабыз, - дип әйтте, егетләргә мөрәҗәгать итеп, районның хәрби комиссары Рәшит...

Иртәдән үк салмак кына йомшак, юеш кар явып торды.


Хәрби комиссариат капкасы янындагы мәйданда озатучылар җыелды. Әле анда, әле монда җырлар ишетелде, әләмнәр җилфердәде - якыннары армиягә чакырылган 12 егетнең күңелен әнә шулай күтәрделәр.
-Сезнең барысы да имин булачагына ышанабыз, - дип әйтте, егетләргә мөрәҗәгать итеп, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов. - Өлкән иптәшләрегез кебек намуслы хезмәт итегез.

Хәрби комиссар хәбәр иткәнчә, кайбер егетләр безнең район шефлыгында булган Самара өлкәсендәге хәрби частьта хезмәт итәчәк.
-Иң мөһиме, үзегезне саклагыз, иминлек чараларының барысын да үтәгез, - дип хәер-фатыйхасын бирде булачак солдатларга отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов. - Егетләр, сезнең ныгып, көчле булып кайтуыгызны көтәбез.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та район җитәкчелеге исеменнән егетләргә теләкләрен җиткерде.
Сафка баскан егетләр чыгыш ясаучыларның сүзләрен игътибар белән тыңладылар. Аларның һәркайсына кул сәгате тапшырылды.
-Әни, кайгырма, бар да яхшы булачак, - дип тынычландырды әнисен армиягә китүче егетләрнең берсе һәм кочаклап алды. Әнисенең күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Ул улын армиягә яраклы итеп тәрбияләп үстергән, аңа тиешле белем биргән. Ходай язса, бер ел вакыт сизелми дә үтеп китәр, барысы да элеккеге кебек булыр. Ә егетнең исә кулында хәрби билеты булып, эшкә урнашу мөмкинлеге зуррак булачак.

Бу Татарстанның җыелма пунктына китүче өченче төркем. Призывникларның күбесе махсус урта белемле. Армиягә китүче 12 егетнең тугызысының машина йөртү таныклыгы бар, димәк алар армиядә автомобиль йөртәчәк.
Р.S. Бу мәкалә басылуга әзерләнгәндә, хәрби комиссариаттан шалтыратып, егетләрнең кайсының кайда хезмәт итәчәген хәбәр иттеләр. Аксубайдан Илшат Садретдинов, Динар Фәхретдинов, Дмитрий Савельев һәм Пионер поселогыннан Илдар Нуруллин Самара өлкәсенең Рощинский поселогындагы хәрби частьтә хезмәт итәчәкләр. Иске Савруштан Павел Еграшкин һәм Сосновкадан Евгений Никонов - Мурманск өлкәсендә хәрби-диңгез флотында, Медянкадан Максим Расчислов та шулай ук Владивостокта хәрби-диңгез флотында хезмәт итәчәк. Аксубайлы Илсур Хәмидуллинны шул ук төр гаскәрләрдә, Санкт-Петербургта хезмәт көтә. Район үзәге егете Евгений Романов Читага җибәрелгән. Ә менә Аксубайдан алынган тагын бер егет - Сергей Золин иң ерак ноктага - Сахалинга озатыла. Әгәр Россия картасын ачсаң - алар алдында тулы бер дөнья ачыла. Егетләр ерак шәһәрләрне, диңгез-океаннарны, тауларны күреп кайтачаклар һәм кайткач Ватанны саклап ничек хезмәт итүләрен горурланып сөйләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев