Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дуслык буасы

Карасу авылы уртасында пәйда булган буа авыл халкы өчен зур вакыйгага әйләнде. Дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы төстә ачу факты да аның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйли. Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин сөйләвенчә, монда кечкенә буа булган булуын. Авылның бер ягында - руслар, икенче ягында татарлар яшәү сәбәпле, аны,...

Карасу авылы уртасында пәйда булган буа авыл халкы өчен зур вакыйгага әйләнде.


Дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы төстә ачу факты да аның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйли.
Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин сөйләвенчә, монда кечкенә буа булган булуын. Авылның бер ягында - руслар, икенче ягында татарлар яшәү сәбәпле, аны, һичшиксез, дуслык буасы дип атап була. Буаны яңарту, елганы тирәнәйтү фикере күптәнге хыял булган. Ә менә аны «Татмелиорация» генераль директоры Әнвәр Залаков һәм «Нурлат Мелиоводстрой» компаниясе директоры Фәнис Галимҗанов ярдәме белән быел гына гамәлгә ашыра алганнар. Әйтергә кирәк, әлеге эшне башлар алдыннан алар авыл мәчете аксакаллары белән дә киңәшергә онытмаганнар. Эшне дә аларның хәер-фатыйхасы белән башлаганнар.

Ике ай - сентябрь, октябрь айларында монда эш кайнады - буа нигезен ныгыту өчен балчык, вак таш китерелде, зур су агу торбасы, боҗралар урнаштырылды. Әлеге эшләрнең барысы да иганәче Фәнис Галимҗанов җитәкчелегендә башкарылды.
- Карасу авылында быел зур үзгәрешләр булды - күпфункцияле үзәк сафка басты - мәдәни тормыш колач алды, авыл кешеләре өчен юллар төзелде, якташлар авылга ешрак кайта башладылар, шундый изге эшләрнең чираттагысы булып яңа буа тора, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Ул мелиораторлар Фәнис Зөлкәрнәевич, Әнвәр Мәхмүтовичка рәхмәт әйтеп, район хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Карасуда хезмәт сөючән, изге күңелле егетләр аз түгел, Фәнисне генә масал итеп алыйк, - дип сөйли Әнвәр Залаков (әйтергә кирәк, карасулылар аны авылдашлары кебек якын күрәләр, 47 ел элек ул Карасу кызын үзенең тормыш иптәше итеп сайлаган, аны яратып «кияү» дип йөртәләр). - Халык өчен яхшылык эшлисең икән, димәк ул синең күңелеңә изгелек булып ятачак. Без моны эшли алуыбыз белән бәхетле. Сезнең район башлыгы Камил Камалович та шундый ук принцип белән яши. Районда халык иминлеге өчен күп эшләр башкарыла, аларны тормышка ашыруда без, якташлар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Әнвәр Залаков мондый буалар элегрәк Шәрбән, Яңа Ибрай авылларында төзелгән булуын да искәртте. Әмма Карасуда аны төзүдә буаның ныклылыгын гарантияләүче яңа алымнардан файдаланганнар. Ул авыл халкына, авылдан ерак түгел урнашкан чишмәне төзекләндерергә вәгъдә бирде.

Авыл аксакаллары буа төзүчеләргә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр, җәй көне балаларның монда су коенып, кышын хоккей уйный алуларына шатланалар алар.
- Шуның өстенә буа торак пункт өчен янгын иминлеге чарасы да булып торачак, буаны алга таба да төзекләндерергә - балык үрчетергә планлаштырабыз, - диде Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин.
Изгелекләр Ходай Тәгаләгә барып ирешсен, буа кешеләр иминлеге өчен озак еллар хезмәт итсен өчен Фәнис хәзрәт дога укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев