Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәүләт советы депутатыннан гармун

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов төрле борчулы мәсьәләләр буенча Аксубай районы гражданнарын даими кабул итә. Узган килүендә Урмандеево авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эдуард Ильин аңа үзен борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. - Балаларны гармунда уйнарга өйрәтәбез, «Урмандеево әбиләре» вокал төркеме белән концертларга чыгабыз, ә уен коралы бик...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов төрле борчулы мәсьәләләр буенча Аксубай районы гражданнарын даими кабул итә.

Узган килүендә Урмандеево авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эдуард Ильин аңа үзен борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. - Балаларны гармунда уйнарга өйрәтәбез, «Урмандеево әбиләре» вокал төркеме белән концертларга чыгабыз, ә уен коралы бик иске, - дип зарланды музыкант. Дәүләт Советы депутаты бер айдан соң районга бүләк белән килде. Аксубайда гражданнарны рәсми кабул иткәннән соң, Урмандеево авыл җирлегенә, халык белән очрашуга барды. Дәүләт Советы депутаты Урмандеево мәдәният йорты директоры Архип Ивановка гармунны тантаналы төстә тапшырды. Шуннан башлап авылда гармун тавышы башкача яңгырый башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев