Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләрен – өйдән

Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучы аксубайлылар саны арта. Хезмәт күрсәтүнең барлык төрләре арасыннан табибка язылу, ЮХИДИ штрафларын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү зур популярлык белән кулланыла. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы комиссия түләвен киметү буенча зур эш башкарды. Мәсәлән, салым түләүләре, электр энергиясе өчен түләү, штрафлар комиссиясез кабул ителә. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр...

Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучы аксубайлылар саны арта.


Хезмәт күрсәтүнең барлык төрләре арасыннан табибка язылу, ЮХИДИ штрафларын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү зур популярлык белән кулланыла.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы комиссия түләвен киметү буенча зур эш башкарды. Мәсәлән, салым түләүләре, электр энергиясе өчен түләү, штрафлар комиссиясез кабул ителә. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр счет-фактураларны комиссиясез түлиләр.

Виртуаль карталар чыгару мөһим адым булды. Аның ярдәме белән теләсә нинди хезмәт өчен комиссиясез генә порталда яки мобильле кушымта аша түләргә була.

Порталда теркәлгән кешеләргә сервис үзе карточка ачуны тәкъдим итә. Моның өчен идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы (ЕСИА) аша порталда шәхси кабинетка керергә кирәк.

Порталдан моңа кадәр файдаланмаган кеше башта дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлергә, аннан соң ЕСИА ярдәме белән үз аккаунтын расларга тиеш.

-Ике елдан бирле барлык хезмәтләр өчен дә портал аша түлим, - дип сөйли Елена Зайцева. - Коммуналь хезмәтләр, балалар өчен ата-ана түләүләрен, салымнарны өйдән чыкмыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында түлибез. Чиратның нәрсә икәнен дә оныттык инде.

Электрон төргә uslugi.tatarstan.ru порталында булган 222 хезмәт күчерелгән. Уңайлы булсын өчен алар темалар, тормыш хәлләре, алучыларның категорияләренә һәм ведомстволарга бүленгән.

"Шәхси кабинет"та теркәлеп, штрафлар, ТКХ хезмәтләре, Интернет һәм телефонлаштыру, салым буенча бурычлар, балалар бакчаларына чиратлар торышы, социаль ипотека турында даими рәвештә мәгълүмат ала һәм балаларның мәктәптә нинди билгеләр алуын күзәтә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев