Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дин әһелләренең епархия җыелышы

Аксубай районында Чистай һәм Түбән Кама епархиясе җитәкчесе - епископ Пармен булып китте. Дин тотучылар бергәләп гыйбадәт кылдылар Владыка Парменның безнең районга сәфәре Аксубайның изге Феодосий Тотемский чиркәвеннән башланды. Владыканы мәхәлләнең чиркәү советы ипи-тоз белән каршы алды. Биредә аның килүен йөздән артык христиан көтеп торды. Сүз уңаенда, епархия җитәкчесе безнең...

Аксубай районында Чистай һәм Түбән Кама епархиясе җитәкчесе - епископ Пармен булып китте.


Дин тотучылар бергәләп гыйбадәт кылдылар

Владыка Парменның безнең районга сәфәре Аксубайның изге Феодосий Тотемский чиркәвеннән башланды.

Владыканы мәхәлләнең чиркәү советы ипи-тоз белән каршы алды. Биредә аның килүен йөздән артык христиан көтеп торды. Сүз уңаенда, епархия җитәкчесе безнең районга өченче тапкыр килә, шуңа күрә чиркәүгә йөрүчеләр аны аеруча кунакчыл каршы алдылар, ә ул аталарча аларның һәркайсына хәер-фатыйхасын бирде.

Управляющийның районга сәфәре епархия әһелләре өчен мөһим вакыйга - еллык хисап җыелышы үткәрү белән билгеләп үтелде. Аксубай Парменны гына түгел, ә инде Кама аръягы төбәгенең дин әһелләрен дә - алтмыштан артык кешене каршы алды.

Җыелыш башланыр алдыннан дин әһелләре үзәк чиркәүдә атакай белән бергә чын күңелләреннән гыйбадәт кылдылар, чиркәү хоры башкарган псаломнарны тын да алмый тыңладылар. Аларны чиркәү гаиләсе бер генә тавыш белән башкара сыман иде.

Бу көнне тәүбәгә килүче христианнар изге причастиегә аеруча якын килделәр, чөнки алар бу көнне Владыканың үзеннән дин серенә төшенә алдылар.

-Без иң мөһим бер нәрсәне исбатлый алабыз - безнең ихтыярыбыз ирекле, без яшибез һәм теләсә нинди эшкә алына алабыз, - дип әйтте Пармен гыйбадәт кылганнан соң чиркәүгә йөрүчеләргә һәм дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп.

Башкарылган эшләр һәм планнар турында - рәсми

Гыйбадәт кылганнан соң дин әһелләре район Мәдәният йортына җыелдылар, монда Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкиле Алексей Климин, Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, күрше районнар җитәкчелеге, изге Феодосий Тотемский чиркәве советы катнашында епархиянең хисап җыелышы үтте.

Җыелган дин әһелләренә һәм район хакимияте вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, владыка Пармен епархиянең узып баручы елдагы иң мөһим вакыйгалары һәм эшләре турында сөйләде. Ул атап үткән проблемалар арасында - епархиядә дин әһелләре җитешмәү. Бу мәсьәләдә алга китеш тә бар - быел аның сафы епископ Пармен билгеләгән өч диакон һәм өч дин әһеле белән тулыланды.

Ел дәвамында епархиядә мөһим вакыйгалар булды - күп кенә дин әһелләре Казан Дини Семинариясенә укырга кергәннәр, димәк, епархия бүлекләренең яшьләр белән эшләве эзсез калмый. Чистайда яшьләр агарту үзәген ачу планлаштырыла. Яшьләр үзләре дә активлык күрсәтәләр - Чистай яшьләр активистлары тарафыннан мөселман яшьләре Союзы белән берлектә җәмгыятьнең игътибарын төрле секталарга каршы юнәлтү максаты белән видеотасма төшерелгән. Епархиядә яшьләр һәм балалар арасында зур социаль, мәдәни-агарту эше алып барыла, чиркәүләр каршында якшәмбе мәктәпләре эшли, дип куанып сөйләде Владыка.

Епископ Пармен епархиянең рухи һәм тарихи мирасын сакларга, ремонтка мохтаҗ чиркәүләрне реставрацияләргә, яңаларын төзергә кирәк, диде.

Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкиле Алексей Климин, дин әһелләренә һәм районнардан килгән вәкилләргә мөрәҗәгать итеп, православие җәмәгатьчелегенең II Форумында кабул ителгән резолюцияне үтәргә, шулай ук традицион булмаган, радикаль агымнарга каршы көрәшне көчәйтергә кирәклеген әйтте.

Район башлыгы Камил Гилманов, епархия җитәкчесен һәм дин әһелләрен Аксубай җирендә сәламлап, безнең күпмилләтле, ислам һәм православие динен тотучылар яшәгән районда кешеләр һәм диннәр арасында дошманлык юк, мәчетләр һәм чиркәүләр төзелә, мәдрәсәләр һәм якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, диде. Район мөхтәсибәте һәм благочиниесе яшьләрне тәрбияләү, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча эшне бергәләп оештыралар.

-Әлеге вазыйфаны күптән түгел генә башкаруыгызга карамастан, сез гаять зур эшләр эшлисез, чиркәүләрнең эшчәнлеген яхшырта, ныгыта торган планнарны тормышка ашырасыз, - дип Камил Гилманов епископ Парменга рәхмәтен белдерде.

Җыелышта дин әһелләре дә үз эшләре турында хисап тоттылар. Чистай епархиясенең дин бүлеге җитәкчесе протоирей Александр Колчерин - Чистай епархиясендә якшәмбе мәктәпләре эше, протоирей Павел Чурашов яшьләр хәрәкәте эше һәм керәшен җәмәгатьчелеге турында сөйләде. Ул шулай ук Татарстанның барлык 22 милли керәшен мәхәлләләрендә дә керәшен телендә гыйбадәт кылу мөмкинлеге юклыгын билгеләп үтте. Владыка Парменның чиркәүләрнең берсендә керәшен телендә гыйбадәт кылуы күпләр өчен яңалык булды.

Хисап җыелышында Республика казаклары белән үзара эш итүе, мәхәлләләр өчен грант проектлары эшләү турында сөйләде (сүз уңаенда, быел епархия гомуми суммасы 2 миллион сумга якын 8 грант откан).

Җыелышка йомгак ясап, Пармен болай дип әйтте: "Йөрәгебез, күңелебез булган җирдә байлыгыбыз, хезмәтебез, батырлыкка урын бар".

Җыелыш тәмамланганнан соң барлык дин әһелләре дә бәйрәм табынына җыелдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев