Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дин әһелләре килешү төзеде

Аксубайда тарихи вакыйга булды. Район мөхтәсибәте һәм Феодосий Тотемский чиркәве мәхәлләсе арасында конфессиональара һәм диниара мөнәсәбәтләр турында килешү төзелде. Килешеү тантаналы рәвештә район Советының утырышлар залында төзелде. Аңа кул куяр алдыннан, район дин әһелләре әлеге тантаналы вакыйга уңаеннан залда җыелган авыл җирлекләре башлыкларына һәм район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, районның ислам...

Аксубайда тарихи вакыйга булды. Район мөхтәсибәте һәм Феодосий Тотемский чиркәве мәхәлләсе арасында конфессиональара һәм диниара мөнәсәбәтләр турында килешү төзелде.

Килешеү тантаналы рәвештә район Советының утырышлар залында төзелде.
Аңа кул куяр алдыннан, район дин әһелләре әлеге тантаналы вакыйга уңаеннан залда җыелган авыл җирлекләре башлыкларына һәм район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, районның ислам һәм христиан диннәре оешмалары арасындагы мөнәсәбәтләр һәрвакытта да дустанә булды, дип билгеләп үттеләр. Һәм бу күренеп тә тора, чөнки массакүләм чаралар һәрдаим үткәрелә, ә инде барлык социаль проектлар район руханилары катнашында тормышка ашырыла.
-Аксубай һәм Нурлат районнары буенча Благочинный Александр Качаев белән без һәрвакытта да уртак тел табып эшләдек. Бүгенге килешүгә кул куеп, без бөтен дөньяга һәм районга, мөселман, христиан диннәре оешмалары арасында, район халкы арасындагы кебек үк, дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөрүне исбатлыйбыз, - дип әйтте район имам-мөхтәсибе Равил Зөфәров. -Безгә һәрьяклап ярдәм күрсәткән район башлыгына, җитәкчелеккә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Протоиерей Александр Качаев, илдә, дөньяда экстремистлык күренешләре һәм диниара бәхәсләр очрап торганда, республикада, атап әйткәндә, райондагы үзара мөнәсәбәтләрне какшатуга юл куймаска кирәк, дип билгеләп үтте.
-Безнең районда мөхтәсибәт белән чиркәү һәрвакытта да аңлашып эшләделәр. Бүген килешүгә кул кую, ул безнең нәрсә белән шөгыльләнүебезне исбатлаган тагын бер адым. Без күп нәрсә эшлибез, башкарасы эшләр дә күп әле, аеруча да дини оешмаларның яшьләр белән эшләү мәсьәләсендә, - дип әйтте изге атакай Александр Качаев.
Руханилар, килешүгә кул куеп, аны мөһер белән ныгыттылар.
Әлеге күркәм вакыйга белән тәбрикләп, район башлыгы Камил Гилманов, килешү конфессияләр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтне тагын да ныгыта, дип әйтте һәм дин әһелләренә эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев